Томат согы
Томат согы ясап карадым да, рецептын сезнең белән дә бүлешергә уйладым. Сок кибетнекеннән бик күпкә тәмлерәк килеп чыкты, балалар бик яратып эчтеләр. Помидорларны юабыз, сок чыгаргыч аша үткәрәбез. 1 литр сокка 1 литр су кушабыз. 1,5 литрлы банкага 2 аш калагы уксус, 3-4 данә борчаклы борыч салабыз. шикәр һәм тозны тәменә карап кушабыз.
Нет комментариев