Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Кулланучы әлифбасы: орлык сайлыйбыз

Орлык сайлау — бакчачының иң мөһим, шул ук вакытта четерекле эшләренең берсе. Тиздән җир җылынгач, бакча эшләре башланачак. Бу чорны кулдан ычкындырмаска кирәк.

Вакытында барысын да эшләү бик әһәмиятле, чөнки үсемлекләрнең ничек үсүе, бакчаның матурлыгы һәм ахырдан җыеп алыначак уңыш та шуңа бәйле. Бакчачылар өчен төп кагыйдә булган «Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың» дигән әйтемне халык белми әйтмәгән.

Хәзер орлыклар сатып алу өчен иң кулай чор. Хәзер орлыкларны кибетләрдә дә, бакча үзәкләрендә дә, интернетта да табарга була, хәтта күршеләр дә киңәш бирә. Шулкадәр күп сайлау арасында ничек югалып калмаска соң?

Бу сорау буенча белгечләр киңәш бирә. Менә орлык сайлаганда игътибар итәргә кирәкле төп нәрсәләр:

Иң беренче тышлыгына игътибар итәргә кирәк. Орлыклар коры һәм яхшылап төрелгән булырга тиеш. Ертык яки дымланган каптагы орлыкларны алмаска киңәш ителә.

Икенчедән саклану вакытын карарга кирәк. Һәр капта яраклылык срогы күрсәтелә. Вакыты чыккан орлыклар начар шыта.

Өченчедән, ышанычлы, танылган фирмаларны сайлау яхшырак, чөнки алар сыйфат өчен җавап бирә.

Өлгерү вакытын да карарга онытмагыз. Салкын якларда тиз өлгерә торган сортлар алу кулай. Ә җылы яклар өчен уртача һәм соң өлгерә торганнары да ярый.

Кайбер товарлар кире кайтарылмый, бу хакта онытмаска кирәк. Орлыклар, үсентеләр һәм тере чәчәкләр — шундыйлар рәтендә.

Әгәр кулланучы хокуклары буенча сораулар туса, сез һәрвакыт Яр Чаллыдагы тиешле органга мөрәҗәгать итә аласыз. Анда сезгә белгечләр ярдәм күрсәтәчәк.

«Кайнар линия» телефоны да эшли: 8(8552) 71-43-03

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев