Крыжовниктан кайнатма
10 литр чиләктәге крыҗовникны һәм 3 әфлисунны кабыгы белән бергә иттарттыргычтан чыгарабыз. 1 стакан җиләккә 1 стакан исәбеннән, шикәр комы өстибез. Шикәре эреп беткәнче сүлпән утта тотабыз. Әзер кайнатма суынганнан соң, банкаларга салабыз. Суыткычта яки кар базында сакларга кирәк. Кайнатма куе да, тәмле дә була.
Нет комментариев