Кызыклы һәм файдалы

КАЛЕЙДОСКОП САЛАТЫ

Ингредиентлар: 300 г пешкән сыер ите, 2-3 помидор, 1 борыч (сары төстәгесен алсаң салат купшырак була), 1 баш кызыл суган, 1 банка консервланган фасоль, көнбагыш мае, уксус. 

Әзерләү ысулы: суганны турагач, уксуста 15 минут тотабыз. Маринадын түгәргә, ә суганын чайкамаска кирәк. Сыер итен, помидорларны, борычны саламлап турарга, консервланган фасоль, суган hәм май өстәп болгатырга кирәк. 

Энҗе ХАФИЗОВА,
ЗАГС бүлеге белгече


Нет комментариев