Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Ялларда тәмле тарталеткалар пешерәбез

Мондый тәмле ризыкны бер пешереп карагач, гел шуны гына ашыйсы килеп торачак!

Кирәк була:

  • Краб таякчыклары
  • сөләйман балыгы (лососевая) уылдыгы (деликатесная)
  • эремчек сыры 
  • каты сыр
  • тарталеткалар
  • нори яфраклары
  • унаги соусы 
  • бизәү өчен кунжут 

Әзерләү тәртибе:

Краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз. Аның янына вак угычтан чыгарган сыр, уылдыкны, эремчекле сыр һәм вак итеп киселгән нори яфракларын салабыз. Яхшылап болгатабыз. 

Тарталеткалар эченә килеп чыккан массаны салып чыгабыз. Аннары кайнар мичтә 20 минут пешереп алабыз. Тарталеткаларның әз генә суынганын көтәбез дә, өстенә унаги соусы һәм кунжут сибәбез. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев