Кызыклы һәм файдалы

Гөлләр сулмасын дисәгез

► Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата. ► Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли. ► Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм...

► Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата.

► Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли.

► Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм аларга минерал матдәләр җитми. Мондый очракта авыру үсемлекне бар гөлләр өчен дә яраклы ашлама белән тукландырырга киңәш ителә.

► Гөл яфракларының бөрешүе бүлмәдәге һаваның артык коры булуы яки тамырларының зыян күрүе хакында сөйли. Мондый гөлне тизрәк күчереп утырту хәерлерәк.


Нет комментариев