ФРАНЦУЗ ПЕЧЕНЬЕСЫ
Кызыклы һәм файдалы

ФРАНЦУЗ ПЕЧЕНЬЕСЫ

ФРАНЦУЗ ПЕЧЕНЬЕСЫ

Камыр: 400 грамм он, 4 аш кашыгы сөт, 300 грамм атланмай яки маргарин, 1 пакет разрыхлитель, 1 аш кашыгы какао.
2 йомырка сарысын бер аш кашыгы какао белән болгарырга, 4 калак сөт өстәргә. Җебетелгән майга он салырга. Онны алдан ук разрыхлитель белән бутап куярга кирәк.
Эчлек: 400-500 граммлы ике пачка эремлек, 200-300 грамм шикәр комы, 3 йомырка һәм 2 йомырка сарысы кирәк. Пешерү формасына пергамент җәяргә. Духовканы 160 градуска кадәр җылыталар. 30-40 минут кечкенә утта пешерергә.
Помадка: 200-300 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы какао, 4 аш кашыгы су, 100 грамм атламай. Кайнатуга җиткерергә.
Әзер француз печеньесын помадка белән каплыйбыз. Төнгә суыткычка куйсак, тагын да тәмлерәк була. 

Гүзәл МИҢНЕХАНОВА,
башкарма комитетның баш белгече

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев