Кызыклы һәм файдалы

Файдалы киңәшләр

► Ит кыздырганда, тозны азактан гына сибәргә кирәк. Юкса ит сусыл булмый. ► Шулпа пешергәндә, итне салкын суга салып кайнатыгыз. Салат, икенче ашлар өчен исә кайнар суга салып пешерегез. Болай ит сусылрак була. ► Кисә башлаган лимон кибеп китсә, салкын суга салып торыгыз. ► Берничә озын макарон кадап куйсаң, камыр...

► Ит кыздырганда, тозны азактан гына сибәргә кирәк. Юкса ит сусыл булмый.

► Шулпа пешергәндә, итне салкын суга салып кайнатыгыз. Салат, икенче ашлар өчен исә кайнар суга салып пешерегез. Болай ит сусылрак була.

► Кисә башлаган лимон кибеп китсә, салкын суга салып торыгыз.

► Берничә озын макарон кадап куйсаң, камыр тизрәк кабара.

► Үсемлек маен салатка тоз сипкәч кенә салырга кирәк. Тоз майда эреми.

► Балык кыздырганда ис чыкмасын өчен, табага ярты чи бәрәңге салыгыз.

► Согы күбрәк сыгылсын өчен иң элек лимонны уч белән кысып өстәлдә тәгәрәтеп алалар.

► Винегрет тәмлерәк булсын өчен, аз гына шикәр комы һәм 1 аш кашыгы сөт өстиләр.


Нет комментариев