Чәчәкле кәбестәдән салат
Кирәк
1 кг чәчәкле кәбестә; 1,200 кг помидор;
200 гр. үсемлек мае; 100 гр. шикәр комы; 2 аш калагы тоз; 80 гр. сарымсак; 200 гр. болгар борычы; 200 гр. петрушка.
Кәбестәне турап, 5 минут тозлы суда кайнатырга. Помидорларны иттарткычтан чыгарырга, туралган петрушка, борыч, сарымсак кушарга һәм 15 минут кайнатырга. Аннары стерильләштерелгән банкаларга салып, каплап куярга.
Нет комментариев