Әбием рецепты буенча балан пирожкие
Балан җимешләрен юарга һәм тирән эчле кастрюльгә салырга, ярты стакан су салырга һәм 1,5 сәгать әкрен утта тотарга. Иттарткычтан чыгарырга, тәменә карап шикәр һәм 1 чәй калагы бал кушарга. Шулай ук алма повидлосы белән дә бутарга мөмкин.
Чүпрәле камыр әзерләргә: 1 стакан сөт, 100 грамм ак май, 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 3 грамм коры чүпрә, 3 стакан он, өстенә ягу өчен 1 йомырка сарысы кирәк.
Сөт белән майны җылы-тырга, шикәр комы, чүпрә кушарга. 20 минут тотарга. Аннары иләктән үткәреп он салырга. Камыр басып, 1 сәгать читкә куеп торырга.
Пирожкиларны ясап, өстенә йомырка сарысы сыларга, бераз кабартыр өчен 10 минутка калдырырга. Духовканы 160-180 градуска кадәр җылытырга һәм пирожкиларны тыгарга. Бу минем күп еллар буе әзерли торган, тикшерелгән рецептым!
Нет комментариев