Кызыклы һәм файдалы

Аяк асты тайгак чак

► Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз. ► Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина...

► Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз.

► Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина җилеме сылап, өстенә ком яки ике шомарткыч кәгазьне бер-берсенә ышку нәтиҗәсендә барлыкка килгән ончаны сибегез дә, икенче көнгә кадәр кибәргә калдырыгыз. Иртә белән аяк киеменең табаны үзе дә шомарткыч кәгазьгә охшап, кытыршы булып калыр.

► Аяк киеменең үкчәсенә киез кисәге ябыштыра аласыз яки табанын бәрәңге белән ышкырга мөмкин. Әби-бабаларыбыз бозлавыкта шундый ысуллар кулланганнар.


Нет комментариев