Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы
Кадерле ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл батырлары! Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбриклим.
Ватан азатлыгы өчен барган сугыш тәмамлануга 81 ел тулса да, халык хәтерендә ул яши. Хәтер - мәңгелек.
Җир йөзендә тиңдәше булмаган сугышта аналар газиз улларын-кызларын, хатын-кызлар яраткан ирләрен, сөеклеләрен, балалар кадерледән кадерле әтиләрен югалттылар. Сугыш яралары гомерлеккә тирән җәрәхәт салды.
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл батырлары! Сез Бөек Җиңүне якынайту өчен зур батырлыклар эшләдегез. Сез - ил азатлыгы өчен үзегезне аямыйча сугышта каһарманлык күрсәттегез. Сез - тылда фронт тоттыгыз. Туган җиребезгә, халкыбызга карата мәхәббәтегез, ихлас хезмәтегез өчен рәхмәтләребез чиксез. Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, тыныч-имин тормыш, якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез.
Ихтирам белән, Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев