Камил Нәҗмиевның Корбан бәйрәме белән котлавы
Район җитәкчесе үзенең мөрәҗәгатендә бу бәйрәмнең шәфкатьлелек, бердәмлек һәм кешелеклелек символларын гәүдәләндерүен ассызыклады, шулай ук һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Хөрмәтле райондашлар һәм мөселман дин кардәшләр!
Сезне изге һәм олуг бәйрәмебез — Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу мөбәрәк көн һәрберебезнең күңеленә иман нуры, җылылык һәм шәфкатьлелек алып килә. Ул безне игелекле гамәлләр кылырга, бер-беребезгә карата ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булырга өнди.
Шушы изге бәйрәмдә сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны һәм изге ниятләребезне Аллаһы кабул булсын!
Өйләрегездән бәрәкәт, татулык һәм шатлык-куанычлар өзелмәсен. Илебез тыныч, тормышыбыз түгәрәк, бәйрәмебез мөбәрәк булсын!
Тирән хөрмәт белән, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев