Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңартылган клуб ишекләрен ачты

Яңа ел алдыннан гына районыбызда бик шатлыклы вакыйга булды - 30 декабрьдә Иске Дөреш авылында ремонтланган, яңартылган мәдәният йорты ачылды.

Аны ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары оешмасы рәисе Гомәр Хәйруллин да килгән иде.
- Безнең районда 89 авыл бар. Аларның һәрберсенә дә игътибар итәргә тырышабыз. Бүген Иске Дөрештә шундый матур, чиста, якты, бәйрәмчә итеп ясалган клуб ачылу - зур шатлык. Яңа елга яңартылган мәдәният йорты белән керәбез. Яз көне янына агачлар утыртып, клубны тагын да матурайтырбыз әле. Аның өчен барыбызга да актив булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк, - диде район башлыгы үзенең чыгышында.
Тантанага килгән җитәкчеләр мәдәният йортын ремонтлауда булышкан кешеләргә рәхмәт белдерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
- Авыл жирлегебез өчен бер ел эчендә шундый олы ике вакыйга булды, - Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков. - Таулы Дөрештә ФАП ачылды, инде хәзер клубыбыз да яңадан төзекләндерелде. Әлеге матур мәдәният бинасында почта бүлекчәсе дә, авыл җирлеге дә урнашачак. Бу - барыбыз өчен дә шатлыклы хәл. Безгә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Бинаның кадерен белеп, саклап тотарга, аны халык яратып йөри торган үзәккә әйләндерергә кирәк.
Аннары концерт программасы башланып китте. Бу көнне сәхнәгә чыккан һәр кеше дулкынланды, ләкин моны күрсәтмәскә тырышты. Килгән халык аеруча да Фәрит Әминов башкаруындагы «Иске Дөрешем» җырын мөкиббән китеп тыңлады. Концерт программасы салмак кына дәвам итте. Сәхнәгә шулай бер-бер артлы артистлар чыгып торды. Зал аларны яратып каршы алды, алкышлап озатты. Араларында Саимә Сәүбәнова, Ольга Закирова, Әнисә Тимергалиналар да матур чыгыш ясадылар. Алар пыр туздырып биеде дә, моңлы итеп җырлады да, җанга үтеп керерлек итеп шигырьләр дә сөйләде. Сәхнә түренә моңлы тавышы белән инде күп кенә райондашыбызның күңеленә сеңеп кала алырлык җырлар башкаручы Мусабай-Завод авылыннан килгән Сөмбел Зарипова чыккач, бөтен кеше җанланып киткәндәй булды. Сөмбелгә кушылып, Зал җырлады. Шулай ук Теләнче Тамак авылыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре дә матур җырлары белән залдагыларның алкышларын яулады. Катерина Горчичкова һәм Алинә Хәйруллина үзләренең иң матур биюләрен бүләк иттеләр. Аларга биюче егетләр Нәзир Ишмәкәев белән Айзат Сәүбәнов та кушылды.
Концертны алып баручы - мәдәният йорты директоры Янирә Әминова Таулы Дөрештән килгән Гүзәлия Талипованы «... Безнең Гүзәлия җырласа, чыңлый күңел кыллары» дип әйтеп, сәхнә түренә чакырды. Гүзәлия апа, Таулы Дөрештән килгән Сәлимә апа Салихова тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга, аларны ихлас котларга нәни балалар да килгән иде: Диләрә Кәлимуллина, Ләйсән Галиеваларның чыгышлары күңелләргә хуш килде.
- Аллага шөкер, хәзер клубыбыз зур, матур, чиста, якты. Эшләргә дә эшләргә инде. Яшьләр белән спектакльләр куярбыз, моннан тыш, ветераннарыбыз да бик актив безнең, алар да сәхнәдә чыгыш ясарга атлыгып торалар, үз бию түгәрәгебез бар, анда да бик теләп йөриләр. Гомумән, талантлы балалар, өлкәннәр шактый. Хәзер бер урында гына таптанып тормыйча, җиң сызганып эшлибез инде, - ди мәдәният йорты директоры Янирә Әминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев