Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы Оргыды авылында яшәүче мобилизацияләнүченең баласы туды

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә туган Тамерланны әнисе белән өйләренә чыгардылар. Аларны сабыйның хәрби операциядә катнашучы әтисе каршы алды.

Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга туганнары, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, районның аппарат советы җитәкчесе Гөлназ Галишина да килде. «Без хәрбиләрнең гаиләләренә даими ярдәм итәбез. 

Тамерланның әти-әнисенә  Тукай районыннан – акчалата ярдәм күрсәтелде hәм республикадан бүләкләр дә тапшырдык. Без хәрбиләрнең гаиләләренә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез», – диде район башлыгы. 

Искәртеп узыйк, нарасыйның әтисе көзен өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. Әлегә ул районга отпуск ялларына кайткан. Тиздән кабат хәрби операциягә китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев