Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

Тәрбиянең иң нәтиҗәле ысулы – шәхси үрнәк

Район мәгариф хезмәткәрләренең яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелгән пленар утырышы быел мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын үстерү темасына багышланды. Мәгариф системасының нәтиҗәле үсеше өчен һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү белән бергә тагын нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк, август конференциясендә шул сорауларга тукталдылар.

Киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева, Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, «Татспиртпром» ҖЧҖ вәкиле, ТР Министрлар Кабинетыннан куратор Равил Фәттахов, Яр Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов катнаштылар.

Конференция башында район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев хезмәттәшләрен узган уку елы нәтиҗәләре, киләсе уку елына мәгариф системасы алдында торган бурычлар һәм планнар белән таныштырды.

Әлфия Когогина үз чыгышында укытучы һөнәренең дәрәҗәсе көннән-көн арта баруын ассызыклады. Тукай районындагы мөгаллимнәрнең 23 проценты 35 яшьтән кече икән. Бу һөнәргә яшьләрнең тартылуы бик сөенечле күренеш, диде ул. Мәктәпләрдә тикшерүләрне киметергә, кәгазь эшен җиңеләйтергә кирәклегенә басым ясады. Райондагы төп проблемаларның берсе булган балалар бакчалары җитмәү мәсьәләсенә тукталды.

Киләсе уку елында тәрбия эшенең нәтиҗәлелегенә, өстәмә белем бирүгә аерым игътибар биреләчәк, дигән иде Рамил Исаев газетага биргән интервьюсында. Нәтиҗәлелек мәктәпнең ата-аналар белән мөнәсәбәтенә дә бәйле. Шуны истә тотып, быелгы киңәшмәгә әти-әниләр дә чакырылган иде. Мәләкәс мәктәбенең ата-аналар комитеты вәкиле Айгөл Ханова нәкъ менә шушы темага чыгыш ясады. Ул тәрбиянең иң нәтиҗәле ысулы - шәхси үрнәк, дип ассызыклады. «Балага сүз белән генә тәэсир итеп булмый, беренче чиратта, үзебезне тәрбияләргә кирәк, ә бала безне кабатлый», - диде ул. Ә укытучы - бала - әти-әни өчпочмагында мәктәп белән гаиләнең бер юнәлештә эшләвен теләде. Үз гаиләләрендә төп юнәлеш итеп хезмәт белән тәрбияләүне алуларын билгеләп үтте.

Теләнче Тамак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Абзалова «Баланы ничек очарга өйрәтергә?» дигән темага кызыклы әңгәмә оештырды.

Районның мәгариф хезмәткәрләре белән инде күп еллар бик тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәттә эшләүче Фәйрүзә Мостафина бу юлы да әлеге тармакта үзен борчыган кайбер мәсьәләләргә тукталды. Мәсәлән, балаларның 40 проценты гаиләдә аңлашу тапмый, дип белдерде ул. «Без әле ни өчен икәненә җавап таба алмыйбыз, ләкин әти-әнигә үпкәләү - иң зур гөнаһ. Бәлки сез, мөгаллимнәр, әти-әни һәм бала арасында арадашчы булырсыз, мондый гаиләләрдә әти-әнине яратырга өйрәтерсез», - диде педагоглар әзерләүче уку йорты ректоры.

Министрлыктан килгән вәкил Гөлназ Исмәгыйлева район мәгариф системасының белем бирү сыйфаты буенча республикада алдынгы урынны биләвен, бу юнәлештә актив үсешен билгеләп үтте, тармакның барлык хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

«Районның кайсы гына өлкәсен алма, предприятие һәм оешмаларга үз эшенең осталары булган белгечләр кирәк. Ә аларны әзерләү мәктәп бусагасыннан, түбән баскычлардан ук башланырга тиеш. Иң мөһиме - баланың нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклау һәм аны үстерү. Әлбәттә, баланың язмышын коруда ата-ананың һәм укытучының бергәләп эшләве шарт. Менә шул вакытта гына хезмәтен яратып башкара торган һөнәр ияләре үсәчәк, - дип йомгак ясады август киңәшмәсенә район башлыгы Васил Хаҗиев. Мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлап, изге эшләрендә уңышлар теләде.

Чара ахырында узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән укытучы һәм тәрбиячеләргә, ветераннарга, яшь белгечләргә, мәгариф тармагы белән тыгыз хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләренә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев