Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ташкичүдә клуб төзелеше тәмамланып килә

Авыл клублары төзү буенча республика программасы кысаларында соңгы вакытта район авылларында һәр ел саен бер яңа объект сафка баса. Иске Җирекле, Боерган авылларында, Круглое Поле, Комсомолец поселокларында бүген чаралар яңа мәдәният йортларында һәм клубларда үтә. Программадан кече авыллар да читтә калмый. Шуны исбатлап, тиздән Ташкичү авылында 50 урынлык клуб үз...

Ташкичү - Мусабай авыл җирлегенә кергән, көннән-көн үсүгә таба барган авыл. Урамнарына аяк басуга ук биредә тырыш хуҗалар яшәгәнлеге күренә: ихаталар төзек, чиста, йортлар каралган. Бүген биредә 200ләп кеше теркәлгән, кайтучылар исәбенә халык саны тагын да арта. Авылда 90нан артык йорт исәпләнә, яңалары төзелеп тора. Шулай ук яшь гаиләләр дә барлыкка килә, балалар саны да кимеми. Гомумән, авыл үз көенә яши, тормыш туктап тормый. Һәм, әлбәттә инде, рухи азык та биредә яшәүчеләргә бик кирәк.

Элеккеге клуб бинасы Ташкичүдә узган гасырның алтмышынчы елларында ук төзелгән булган. Авария хәленә килү сәбәпле, ул соңгы ике-өч елда файдаланудан бөтенләй алынган. Мусабай Завод авылының мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел, 8 Март, Балаларны яклау көне кебек эре даталарны урамда, гадәттә кибет каршындагы, авыл башындагы мәйданчыкларда, китапханә бинасында уздыра торган булганнар. Кыскасы, ничек җаен тапканнар, хәлдән шулай чыкканнар.

Яңа мәдәният йорты өчен участок китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты яныннан сайланган. Төзелеш эшләре Яңа ел бәйрәменнән соң ук башланган. Субподрядчы оешманың прорабы, биредәге эшләрне оештыручы Андрей Конуховның әйтүенчә, төзелеш бүгенге көнгә якынча 90 процентка тәмамланган. Идән-түшәм җәелгән, тәрәзәләр куелган, стеналар штукатурланган. Бина эчендә бизәкләү эшләрен төгәллисе, бүлмә ишекләрен урнаштырып бетерәсе, тышкы яктан территорияне тәртипкә китерәсе, коймаларны куясы, керү урынында «Уңайлы мохит» программасы буенча эшләрне башкарасы кала.

«Ташкичүгә яңа клуб кирәк иде инде. Халык концерт-спектакленә дә, башка чараларга да мохтаҗ. Ә андый мәдәни чаралар яңа клубта еш булыр дип ышанабыз. Әйткәнебезчә, авылда яшь гаиләләр арта, балалар туа, үсә. Минем гаиләдә генә, мәсәлән, өч бала үсеп килә. Алар өчен дә файдалы чаралар уздырылыр дип көтәбез. Гомумән, актив ял олысына да, кечесенә дә кирәк. Иң мөһиме, яңа бина буш тормасын, халыкка файдалы хезмәт күрсәтсен», - ди авыл активисты, үзе дә мәдәният системасында эшләүче Айрат Гыймаев.

Мусабай Завод авылы мәдәният йорты хезмәткәре, халык театры режиссеры Сөмбел Зарипова да шул фикерне куәтли. Яңа клуб эшли башлагач, ташкичүлеләр мәдәни чараларга ныграк тартылыр, активлык артыр дип ышана ул. Ни дисәң дә, чараны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп уздыру өчен, беренче чиратта, уңайлы шартлар кирәк. Ә яңа бинада уңайлыклар тиешле дәрәҗәдә булачак, проектта барысы да уйланылган. 50 урынлык зал Ташкичү өчен аз түгел, иң мөһиме, ул тулып торсын, дип телиләр җирлекнең мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Төзелешне тәмамлау вакыты план буенча август уртасына билгеләнгән. Шулай булгач, бина тиздән ишекләрен ачачак һәм халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев