Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Рубин» футбол клубының яңа тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде

20 декабрь көнне «Рубин» командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев һәм клубның генераль директоры Андрей Громовны эшләреннән алдылар.

Шул вакыттан бирле футбол командасын җитәкли алырлык кандидатларны эзли дә башладылар. Алар арасында Станислав Черчесов, Сергей Юран, Валерий Непомнящий кебек исемнәр булды. Бүген, ниһаять, әлеге сорауга нокта куелды. «Рубин» футбол командасының баш тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде. 56 яшьлек яңа тренер үз вакытында Мәскәү «Локомотив»ы, Ярославль «Шинник»ы һәм «УНЕКС» чех командасы өчен уйнаган кеше. Сүз уңаеннан, тренерның атаклы улы - Динияр Билалетдинов. Ул, 2008 елда Россия җыелма командасы составында уйнап, Европа чемпионатында бронза медале яулаган, «Эвертон» Англия клубында уйнарга җитешкән, ә хәзерге вакытта исә «Спартак» Мәскәү командасы өчен уйный торган кеше.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев