Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Көннәр коры торганда татлы тамырны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк», – ди бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев

«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алу эше зур оешканлык белән дәвам итә. Бүгенге көндә татлы тамыр 2299 гектар мәйданнан 82 мең тоннага якын алынган. Бу - барлык мәйданның 76 проценты. Уңыш гектарыннан 356 центнер чыга. Узган сишәмбедә без «Кама» агрофирмасының Яңа Бүләк авылында урнашкан ХПК-2 бүлекчәсенә юл тоттык. Кызыл Байрак авылына...

Биредә чит илдән кайтарылган куәтле өч «Maxtron» чөгендер алу комбайны рәт-рәт тезелгән. Агрофирма хезмәтчәннәре шулар янында кайнашалар. Кичке аш вакытына туры килдек. Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев та эшчеләр янында.

- Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекчәсе басуларында шикәр чөгендерен алып бетереп, чөгендер алу комбайннарын китерүләрен көттек. Шуңа басуга төштән соң гына кердек. Бер сәгать чамасы эшлибез инде, - дип аңлатты җитәкче. - Төягеч машинаны да иртәгә төштән соң бирегә китерергә тиешләр, аннан йөк машиналары да килә башлар. Чөгендер уңышы яхшы күренә. Гектарыннан 350-370 центнер чыгар дип көтәбез, - ди Равис Зәйнәшев.

Чөгендер, дөрестән дә, бик яхшы, эре. Биредә эш ике сменада оештырылган. Бүген кичке алтыга кадәр 3 механизатор эшләсә, төнгә, аларга алмашка, тагын 3 егет килә. Кадрларга килгәндә, алар белән дә проблемалар юк. Барысы да тәҗрибәле, агрофирмада 10 елга якын хезмәт куйган, җаваплы механизаторлар. Җыеп алу комплексының төп составы - хезмәт осталыклары зур булган тәҗрибәле механизаторлар. Ел әйләнәсе алар иң мөһим кыр эшләре белән мәшгуль: сөрәләр, җир эшкәртәләр, үсемлекләрне корткычлардан саклау һәм тәрбияләү буенча төрле агрочаралар үткәрәләр, уңышны җыялар. Шикәр чөгендерен дә алар язын үзләре чәчкән.

- Безнең өчен бүген иң мөһиме - уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм төяп озату. Безнең хезмәтчәннәр бу эштә сынатырлык түгел. Наис Муратов, Марат Җиһаншин, Илгиз Солтанов, Рафил Хәлиуллин, Айнур Сөендеков, Равил Мостафин - барысы да үзебезнең егетләр. Тынгысыз, тырыш хезмәт куеп, төрле эштә сыналганнар алар, - дип мактап алды механизаторларны җитәкче.

- Үзегез күрәсез: көз җитү белән, һава торышында үзгәрешләр сизелә башлады. Техниканың кырга чыгуына комачаулап, бер көн яңгыр яуса, икенче көнне кояш җылы нурларын сибә. Көннәр матур, коры торганда, татлы тамырны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Яхшы, аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. 10 көндә татлы тамырны тулысынча җыеп алырбыз дип планлаштырабыз, - диде җитәкче, кайтыр юлга чыкканда.

Мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуда чөгендер игүчеләргә уңышлар юлдаш булсын. Көзге салкыннарда эшләү хезмәтчәннәргә бер дә җиңел түгелдер. Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев