Картаймасын бары күңелләр
3 октябрь, дүшәмбе көнне, район хакимиятендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе булды. Төрле елларда районның төрле тармакларында эшләгән ветераннар хезмәт еллары турында истәлекләрне, хәтерләрендә саклана торган кызыклы вакыйгаларны, инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар.
Өлкәннәрне истәлекле көн белән район башлыгы Васил Хаҗиев котлады. Ул авыл хуҗалыгында башкарылган быелгы эшләр турында да сөйләде.
- Бөртекле культураларны урып-җыю вакытында төгәлләнде. Бүген шикәр чөгендере, кукуруз басуының соңгы гектарларында эш бара. Кәбестә алабыз, туңга сөрү уңышлы гына тәмамланып килә. Маллар, акрынлап, кышкы чорга күчерелә. Зур куаныч белән тагын шуны җиткерәсе килә: авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланыла, иске техниканы көчле куәтле техника алыштыра. Районда төзелеш киң колач белән алып барыла. Кыскасы, хөрмәтле ветераннар, сез нигез салган, сез гомерегезне багышлаган хезмәтне уңышлы дәвам итәбез, - диде ул.
Ветераннарны шулай ук район кураторы, «Татспиртпром» җәмгыяте вәкиле Рамил Фәттахов котлады.
Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район проф-
союзлары оешмасы җитәкчесе Гомәр Хәйруллин, ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан да котлау сүзләрен район башлыгы Васил Хаҗиев ирештерде. Бәйрәм мул ризыклы өстәл артында, концерт номерлары белән аралаштырылып, тантаналы шартларда барды.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, районыбызның бөтен авыл җирлекләрендә дә диярлек матур чаралар уздырыла. Әйтик, Малтабар авылында мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәр өчен җырлы-биюле концерт үтте. Шулай ук урамга чыгып йөри алмаучы Маһисорур әбине балалар һәм караучысы Фәнзия Зәйнуллина барып котлаганнар. Куады авылында «Яшьнәп үткән гомер» дип исемләнгән чара үткән. «Өлкәннәр рәхәтләнеп биеп-җырлап, уйнап күңел ачтылар. Шулай ук элеккеге фотосурәтләреннән ясалган күргәзмәне дә карадылар. Балаларыбыз белән бергә, аларга дип, матур-матур концерт номерлары күрсәттек. Соңыннан барыбыз да чәй табыны янында чәйләр эчтек», - дип язды безгә Куадыдан Гөлшат Хәсимова. «Ә без, Өлкәннәр көне уңаеннан, Күзкәй авылына бәйрәмгә бардык, җыр-моңнарыбызны бүләк итеп, рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп-гөрләшеп кайттык, - дип язды редакциябезгә Боерганнан Флюзә Сәлимова. - Күзкәйлеләрнең үзләрен дә «Китмим әле яшьлегемнән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдык. «Кунак ашы - кара-каршы» була ул!», - дип тәмамлаган хатын Флюзә Мирзануровна. Иске Абдул авылының мәдәният йортында да матур чара үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов җылы тәбрикләде. «Асылъяр» ансамбле, өлкәннәрне котлап, иң матур җырларын бүләк итте.
Мондый эчтәлекле, хатирәләргә бай чаралар Түбән Суыксу, Иске Җирекле, Иштирәк, Югары Суыксу авылларында, Круглое Поле поселогында да уздырылды. Моннан тыш Бәтке авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне дә күңелле концерт программасы белән сөендереп кайттылар.
Р. S. Өлкәннәр декадасы әле дәвам итә, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Авыл җирлекләрендә үткәрелгән чаралардан мәкаләләрегезне, фотосурәтләрегезне көтеп калабыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев