«Кама» агрофирмасы басуларында шепкән уралар
Быел «Кама» агрофирмасы басуларына беренче тапкыр шепкән (рыжик) дип аталган культура чәчтеләр. Ул рапска охшашрак, май алу өчен үстерелә торган үлән. Әлеге культура агрофирманың өч бүлекчәсендә дә урын алды. Барлыгы 617 гектар мәйданны биләде.
Дүшәмбе көнне, 4 июльдә, агрофирманың Теләнче Тамак бүлекчәсендә шепкәнне уруга керештеләр. Биредә ул 265 гектарны тәшкил итә. Андагы мәйданнарны тәмамлап, комбайннар чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә Байбүләк авылы артындагы басуга күчтеләр. Аннан, культура урырлык булып өлгергәч, ике-өч көннән, Новотроицкое басуына керәчәкләр.
«Сату бәясе шактый кыйммәт, табышлылыгы да яхшы. Шуның өстенә, басуны чистарту өчен яхшы культура, эшкәртмичә дә буразна арасында чүп үсми», - дип аңлатып үткән иде агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов июнь башында игеннәрнең торышын тикшерү вакытында. Культураның тишелеше һәм үсеше, чыннан да, аграрийларның өметен аклаган. Бүген башаклар да тулы күренә. Белгечләр бу яктан канәгать. Гектарыннан 15-20 центнер уңыш чыгар дип көтәләр агрофирмада.
«Быелгы уңыш бары орлык өчен генә файдаланылачак. Киләсе елга чәчү мәйданын 400 гектарга арттырырга исәплибез. Аннары инде әкренләп сатуга да керешәчәкбез», - дип аңлатып үтә агрофирманың әйдәп баручы агрономы Минталип Галиев.
«Игенче» бүлекчәсендә, Байбүләк авылы янында, шепкән 122 гектарда чәчелгән. Андагы эшнең барышы белән кичә иртән без дә танышып кайттык. Без барганда, өч «Магдон» комбайны басуда иде. «Теләнче Тамакта да, бездә дә әлеге культураны уруда шушы егетләр - Шамил Насретдинов, Ринат Шәйгарданов, Фоат Шәрәфетдинов эшли, - дип таныштыра комбайнчылар белән бүлек җитәкчесе Равис Зәйнәшев. - Кичә кичке сәгать 5тә кергәннәр иде. Менә бүген иртәнгә һәрберсе якынча 15әр гектар урдылар. Эш тизрәк барсын өчен, егетләр хәтта төнлә дә чыктылар», - ди ул.
Берничә көн басуда киптергәч, шепкәнне суктыруга керешәчәкләр. Агроном Минталип Галиевның әйтүенчә, орлык саклауга 8 процент дымлылык белән кертелергә тиеш. Суктырылган шепкән саклау өчен агрофирманың орлык заводына кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев