Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Истәлекләр яза ветеран

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлаша. Кулына корал алып, ватаныбыз азатлыгын яклаган, тылда фронт тоткан буын вәкилләренең сафы елдан-ел сирәкләнә. Әмма фронт көннәре еракта калса да, кеше күңеленә сеңеп калган хәтер безне нык тота. Үзенең кайнар сулышы белән йөрәкләрне өтеп ала. Яндырылган авыллар урынындагы чаңнар һәр 30 секунд саен сугып, кешеләрне,...

Җиңү җиңел килмәде. Җиңүнең 67 еллыгын каршылаганда, Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренең истәлекләре, алар турындагы язмалар, фоторәсемнәр, хатлар онытылмас еллар тарихын бөтен тулылыгы белән торгызырга ярдәм итәр.

Бәтке авылының Заречная урамында ике сугыш ветераны яши. Николай Григорьевич Лобанов һәм Дмитрий Ефимович Балаев. Бер-берсеннән йортлары әлләни ерак түгел. Җәй көне капка төбендә яки берәр бәйрәмдә очрашсалар: "Син кайсы фронттан әле?" - дип сораштырырга яраталар. Яшь ягыннан берничә яшькә олырак (89 яше белән бара), өлкән сержант Николай Григорьевич Лобанов үзе йөргән сугыш юлларының һәр сукмагын, үлем белән очрашып, дүрт тапкыр каты яраланып, исән калу һәм янәдән сафка басу мизгелләрен искә ала. Аларны хәтер сандыгыннан актарып, ул сугыш һәм хезмәт юлларын үзенең "Минем язмышым" дигән истәлек китабында шактый тулы сурәтли.

Киров өлкәсе, Козьмодемьянск авылы егете 1942нче елның 2 гыйнварыннан солдат шинеле кия. Үзәк фронтта 180нче укчы дивизия составындагы Можайск һәм Великие тирәсендәге сугышларда катнаша. Аннары Курск дугасы, Литваны азат итү, көнчыгыш Пруссия җирендә сугышу. Сугыштагы батырлыклары өчен өченче дәрәҗә Дан, "Ватан сугышы" орденнары, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Николай Григорьевич Япония белән сугышта да катнаша. Күкрәгендә "Японияне җиңгән өчен" медале балкый. Гвардия өлкән сержанты җиңүче булып 1945 елның 24 октябрендә туган авылына кайта, урманчылык техникумын тәмамлап, 22 ел урманчы булып эшли.

1999 елны кызы һәм кияве янына килеп, Бәткедә яши башлый. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша. Сугыш истәлекләре яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 67 еллыгы