Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестәләрне җыярга керештеләр

Дүшәмбе көнне «Чаллы яшелчәсе»нең кәбестә басуына юл тоттык. Тигез рәтләр булып тезелгән тыгыз-тыгыз кәбестәләр ерактан ук матур булып күренеп тора. Шул рәтләр арасында нәфис затлар - хуҗалыкның яшелчәче хатын-кызлары кайнаша. Тиз арада, безне каршы алырга, саз, пычракны ерып, үзенең «УАЗ» машинасында яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов та килеп җитте.

- Әлеге соң өлгерә торган кәбестә сортын 26 сентябрь көнне алырга тотындык. 44 гектардагы кәбестәнең тагын 9 гектарын аласы калды. Аннан кала, тагын 5 гектар кәбестәне җыеп бетерәсе бар, анысы инде чабылган килеш кырда ята. Бүгенге көндә складларга 1 мең тоннага якын кәбестә кайтарылды, - дип сүзен башлады яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов. - Биредә кәбестәнең соң өлгерә торган «амон», «атрия», «экстра», «тобио» «орион» дигән кышкы сортлары. Көннәр коры торса, калганын бер атна эчендә җыеп бетерергә ниятлибез.

- Быел кәбестә уңышы әйбәт: гектардан 600 центнер чыга. Узган ел белән чагыштырганда, бер үк чама дияргә була. Үзегез күреп тордыгыз: быел җәй бик кызу килде, шуңа да яшелчәчелек сезоны шактый катлаулы шартларда узды. Кәбестәләр дымга интекмәсен өчен, су сибү процессын ике тапкырга ешайттык. Билгеле, бу артык чыгымнарга китерде, - дип сөйләде яшелчәчелек цехы җитәкчесе.

- Биредә хуҗалыкның яшелчәче ханымнары эшли. Лидия Феоктистова, Надежда Колбасова, Гөлзәмия Таһирова, Фирдәүсә Галәветдинова, Гөлнизә Лесникова, Елена Косачева, Алсу Шакирова, Римма Борһанова, Инна Шәмсетдинова - хуҗалыкның үз эшләрен яхшы белүче, вазифаларын һәрвакыт төгәл үтәүче хезмәтчәннәре. Нинди генә һава торышы булса да, беркайчан да сынатканнары юк. Алар арасында 30 елдан артык хезмәт стажы булган ханымнар да, шулай ук ярты елга якын гына эшләүче хатын-кызлар да бар, - диде Илдус Газизов.

Көлешә-көлешә, бер-берсен уздыра-уздыра, йомры кәбестә кәчәннәрен яшел челтәр капчыкларга тутыручы ханымнар янына барам. Эш арасында алар белән сөйләшеп алырга ниятем.

- «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында 1983 елдан бирле эшлим. Үзем тумышым белән Әлки районыннан. 34 ел эчендә үз эшемә күнектем, хезмәтемне яратып башкарам, - дип сөйләде Надежда Колбасова.

- Хезмәтебезне бәяли белүче җитәкчебез булганда, эшлисе генә килеп тора. Әле көннәр дә яңгырсыз, коры, эшләве дә шуңа җиңел, - дип сүзгә кушылды «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында 20 ел эшләүче Фирдәүсә Галәветдинова.

Һәр елдагыча, хуҗалык яшелчәчеләренә кәбестә уңышын җыярга район хакимияте бүлек хезмәткәрләре, төрледән-төрле оешмалар, студентлар, авыл кешеләре дә ярдәм итә.

Әйе, быел кәбестә уңган. Тыгыз-тыгыз кәбестәләргә карагач, сөенеп куясың. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында эшне кызу тоталар, тиздән басулар бушап калыр һәм үстерелгән уңыш яшелчә саклагычта үз урынын алыр. Ә аннары кәбестәләр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә җибәрелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев