Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чакыру кәгазен туган көнендә кулына тапшырганнар

Быел көзге чакырылышта районнан 37 егет армиягә китәчәк. Сишәмбе көнне беренче төркем озатылды. 18 октябрь көнне Теләнче Тамак авылыннан Инсаф Арсланов, Бордыдан Әмирхан Галиев, Түбән Суыксудан Рәфгать Гәрәев, Суровкадан Альберт Петров, Бәткедән Сергей Прохоренко, Яңа Бүләктән Риназ Сәхапов, Круглое Поле поселогыннан Руслан Әхмәтнәҗипов, Иске Байлардан Ильмир Ситдиков Ватан алдында бурычларын...

Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалында «Энергетика» юнәлеше буенча белем алган һәм күптән түгел генә университетны кызыл дипломга тәмамлаган сыйныфташым Инсаф армия сафларына чакыру кәгазен, чын мәгънәсендә, бүләк итеп кабул итә.

- Чакыру кәгазен 8 октябрь - туган көнемдә кулыма тоттырдылар. Бүләк сыман кабул иттем. Чөнки армиягә бару - үземнең теләгем. Әле шунысы да бар: егет кешенең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайтырга ният. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, якыннарыма, гаиләмә ышанычлы, ныклы терәк булачакмын, - диде Инсаф.

Инсафны озату кичәсенә аның туганнары, дуслары, авылдашлары, группадашлары җыелган иде. Алар һәрберсе Инсафка исән-сау әйләнеп кайтуын, хәерле, имин юллар теләделәр.

- Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел, хезмәт итү - дәрәҗә дә ул. Беренче улым Илфат та армия сафларында булып кайтты, йөзгә кызыллык китергәне булмады. Инсаф та Ватаныбызга намуслы хезмәт итәр, дип ышанып калабыз. Өйгә исән-сау, чыныккан ир-егет булып әйләнеп кайтсын, - диде Инсафның әтисе Назыйф абый.

Аннары Яңа Бүләк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Теләнче Тамак авылында яшәүче Риназ Сәхаповның озату кичәсенә барырга карар иттем. Риназның күптәннән спорт белән шөгыльләнүче, физик яктан яхшы әзерлекле егет икәнен беләм.

- Армиядә хезмәт итәргә кирәк, аның тормышта кирәге чыга. Хәрби билет та эшкә урнашу өчен таләп ителә бит. Ул булмаса, эш табу да кыен, хәзер бигрәк тә, кануннар да үзгәреп тора. Ерак җирләрне күрәчәкбез, Алла боерса, корабльләрдә йөзәрбез. Үземнең диңгез флотында хезмәт итәсем килә. Бүген минем белән бергә китүче егетләргә дә берничә теләгем бар: яхшы гына хезмәт итсеннәр, өлкән кешеләрне тыңласыннар, каршы килмәсеннәр. Иң мөһиме: тырышырга, өйрәнергә теләкләре булсын, - диде Риназ миңа.

Риназны күптән түгел армия сафларыннан кайткан егетләр, дуслары, иптәш кызлары, туганнары иң җылы сүзләр белән тәбрикләделәр. Ә аннары Риназның әти-әнисе, икмәк кисәген улларына каптырып, калган кисәкне сөлгегә төреп алып куйдылар. «Ашалган икмәк - ризыгы - аның кайтуын көтеп торсын», - диде Риназның әнисе Дилүсә ханым.

Ә озату кичәсенә, Сәхаповлар гаиләсен якын итеп, Яңа Бүләк авылыннан килгән Дилбәр һәм Назыйр Гыймазетдиновлар биредә җыелганнарга махсус программа да әзерләгәннәр иде. Яшьләр, Дилбәр ханым әзерләгән бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Шулай ук, тантаналы рәвештә, аягүрә басып, Тукай районы гимнын тыңладылар. Соңыннан Гыймазетдиновлар кунакларга иң матур жырларын башкарды, курайда һәм гармунда уйнадылар.

Иртәнге биштә хәрби комиссариат янындагы мәйдан шыгрым тулы иде. Булачак солдатларны әллә каян танып була: яннарында озата килгән әти-әниләре, туганнары, дуслары күз яшьләрен сөртә-сөртә теләк тели, хәер-фатыйхасын бирә. Алга таба бер төркем хәрби хезмәт турында җырлар суза башлады, башкалары исә булачак солдат дусларының исемнәрен кычкырырга тотынды. Футболдагы сыман, монда «Ильмир», теге кырыйдарак «Юра» исемнәре ишетелде.

Егетләр якыннары янында озак тоткарлана алмады. Алда хәрби хезмәт көтә. Димәк, әзерлек инде бүгеннән башлана. Алар, чын солдатларча, тезелеп, җитәкчеләре кул астында, төркем-төркем булып, хәрби комиссариат бинасына юнәлде.

Хәрби хезмәткә киткән барлык егетләргә, сау-

сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын.

Соңгы елларда яшьләр армия сафларында хезмәт итүгә уңай карый башладылар. Егетләр армиягә теләп баралар. Бу җәмгыятьтә армиягә карашның үзгәрүе турында сөйли. Армиядә бер генә ел хезмәт итү, хезмәт шартларының үзгәрүе дә моңа уңай йогынты ясады. Ата-аналары, дуслары белән аралашу өчен телефоннардан файдалана алалар. Хәрби хезмәтне уңышлы тәмамлаган егетләргә белем учреждениеләренә конкурстан тыш керү өчен рекомендацияләр бирелә. Хәрбиләр өчен мондый ташламалар елдан-ел арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев