Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Челтерәп ага “Нәгыйм чишмәсе”

Кузкәй авылында чишмә ачу тантанасы булып узды. Авылның имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Фәрхетдинов Коръәннән сүрәләр укып чараны ачып җибәрде, ул чишмәне төзекләндерү изге гамәл дип билгеләп үтте, аны торгызу эшенә үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Фаил Камаев авыл халкының шушы олы шатлыгын уртаклашты

- Чишмәне авыл халкының, җирле хакимиятнең уртак тырышлыгы белән чистарттылар һәм төзекләндерделәр. Бу бик яхшы. Күзкәйлеләр һәрнәрсәдә, шул исәптән табигатне саклауда, чишмәләрне төзекләндерү кебек игелекле эштә дә үрнәк булып торалар, – дип ассызыклады район җитәкчесе. Үз чыгышында ул биредә яшәүчеләргә һәм су алырга килүчеләр өчен ял итеп китәргә уңайлы урын булачагын билгеләп үтте.

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев үз вакытында үзара салым акчаларын тапшырган, республика бюджетыннан да вакытында ярдәм алган авыл халкына рәхмәт белдерде. Ул төзелеш эшләре подрядчысы, «Тукай Тепло-Газ» җәмгыяте директоры Мусанниф Хановка, алтын куллы тимерче Рөстәм Ясавиевка, авылда күп кенә мәдәни чараларны актив оештыручы, музыкант Марсель Садыйковка һәм тантананың баш «гаеплесе» Нәгыйм Салиховка рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чишмәгә “Нәгыйм чишмәсе”, дип исем бирделәр.

Нәгыйм ага үзенең дусты Фагыйл белән өч дистә елдан артык элек авыл читендә әлеге чишмәне тапкан. Шуннан соң алар үз көчләре белән аны чистарталар, торба урнаштыралар. Берникадәр вакыт авыл халкы чишмәгә су алырга йөри, әмма вакыт узу белән су чыганагына алып барган сукмакка үлән үсә,  кешеләр аны оныта башлый. Лаеклы ялга чыккач, Нәгыйм ага чишмәне торгызырга, аның территориясен төзекләндерергә карар итә, ләкин мондый масштаблы эшне ялгызы гына тормышка ашыра алмаганга күрә, ул авыл җирлеге башлыгына, җирле депутатларга мөрәҗәгать итә. Авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, аны референдумга чыгаралар. Халык яхшы башлангычны хуплый, үзара салым акчаларының бер өлешен чишмәне төзекләндерүгә юнәлтә.

Бүген чишмәгә юл салынган, ял урыннары төзелгән, коймалы баскычлар ясалган. Нәгыйм ага барсын да кайгырта һәм суны тикшертергә бирә, төзүчеләр су составын күрсәткән нәтиҗәләр белән табличканы бирегә элеп куйганнар.  Ачкыч янында җирле депутат, эшмәкәр Руслан Шәйдуллин ял итү өчен эскәмияләр урнаштырган, район ветераннар советы рәисе Фәйруза Вәҗиева, тырыш авылдашларын җыеп, чәчәкләр утыртуны оештырган, ә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев өмә үткәргән.

Чишмәнең ачылуы авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Кыскасы, хәзер Күзкәйдә чиста су чыганагы белән матур ял итү урыны барлыкка килде. Җирле халык әйтүенчә, бер тапкыр “Нәгыйм ага чишмәсе”ннән  су алып кайтып чәй кайнатып эчсәң,  башка җирдән су алырга да теләмисең.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев