Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлый

Яз - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу вакыт - тиздән имтиханнар бирер чак җитә. Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогында IX сыйныфлар төп дәүләт имтиханын һәм Яңа поселогында XI сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханын алдан биреп карадылар. Аларның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак. Районда быел бердәм дәүләт имтиханын - 98, төп дәүләт...

БДИның төп дулкыны (XI сыйныфлар өчен) Яңа поселогы мәктәбендә 27 майдан 20 июньгә кадәр узачак. Рус телен 30 май көнне тапшырачаклар, математиканы - 2 июньдә, математика фәнен тирәнтен өйрәнүне таләп иткән белгечлекләрне сайлаган укучылар - 6 июньдә. БДИның төп дулкыны (IX сыйныфлар өчен) Круглое Поле поселогы мәктәбендә 26 майдан 21 июньгә кадәр үткәрелә. Математика буенча имтиханны 31 майда, рус теле буенча - 3 июньдә бирәчәкләр. Имтихан вакытында кабинетларда видеокамералар торачак, теләгәннәр Интернеттан онлайн режимда имтихан барышын күзәтә алачак.

Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында - җәмгыять белеме. Әлеге фәнне районда 48 укучы сайлаган. Икенче урында - физика (21 бала), өченче урында - биология (17 бала). Төп дәүләт имтиханын бирүче IX сыйныф укучылары арасында иң популяр фән - шулай ук җәмгыять белеме. Әлеге имтиханны 162 кеше тапшырачак. География буенча - 142, биология буенча 75 укучы имтихан бирәчәк.

Быел төп үзгәрешләрнең берсе - IX сыйныф укучылары өстәмә үзләре сайлап алган ике фәннән имтихан бирергә тиеш. Моңарчы алар рус теле һәм математика буенча гына имтихан бирә ала иде, сайлап алына торган фәннәр мәҗбүри булмады. Круглое Поле мәктәп директоры Надежда Гуфранова сөйләвенчә, аларда IX сыйныфта белем алучыларның күбесе география фәнен сайлаган. Үзләре белән аралашкан вакытта күбесе IX сыйныфтан соң Яр Чаллыдагы көллиятләргә укырга китәргә ниятләп торуларын әйттеләр. Алар автомеханик, укытучы, банк эше, төзүче, тимер юл эшчеләре һөнәрләрен сайлаган.

Әлеге мәктәпнең XI сыйныф укучылары исә күбесенчә җәмгыять белемен һәм физиканы сайлап алганнар. Алар, IX сыйныфлардан аермалы буларак, бер генә өстәмә фәннән имтихан бирә ала. Надежда Гуфранова әйтүенчә, мәктәпләреннән өч XI сыйныф укучысы югары баллы нәтиҗә күрсәтер дип көтелә. Шуларның берсе - Эмиль Шәкүров. Укытучылары математика һәм физика фәннәрен «бишле»гә бирер дип өметләнәләр. Эмиль Ульяновск шәһәрендә очу эшләрен оештыру юнәлеше буенча укырга керергә тели. Егет очучы яки диспетчер булырга хыяллана. Шул ук уку йортын, шул ук юнәлешне сыйныфташы Евгений Якунин да сайлаган. Егетләр физика буенча имтиханга җитди әзерлек алып баралар, өстәмә дәресләргә йөриләр. Гуманитар юнәлеш буенча укырга теләүчеләр дә җитәрлек. Илнур Сәлахов Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының студенты булырга хыяллана. Ул - рәсем белән мавыга икән, сәнгать-графика факультетында белем алырга тели. Моның өчен Илнур җәмгыять белеменнән имтихан бирергә тиеш.

Югары уку йорты БДИдан башка үз имтиханнарын да оештырырга мөмкин. Алина Манзуллина Эчке эшләр министрлыгы каршындагы уку йортыны керергә ниятли. БДИдан тыш Алинага тарих буенча имтихан тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук, гадәттә, мондый өстәмә сынаулар иҗади һөнәрләр өчен һәм спорт юнәлеше буенча үткәрелә.

Әлбәттә, шундый җаваплы БДИ балаларны бераз куркыта да, дулкынлану хисләре дә уята. Кайберәүләр ырымнарга да ышана башлый, күз тидермәсеннәр дип, кайсы уку йортына укырга теләүләрен, нинди һөнәр сайлауларын алдан әйтергә теләмәүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев