Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Армиягә китә егетләр

Узган атнаның җомгасында көзге чакырылышта беренчеләрдән булып районның дүрт егетен әти-әниләре, туганнары, дуслары армиягә озатты. Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, яшьләр хәрби частьларга юл алды. Аларның барысы да армия хезмәтен Севастопольдә Кара Диңгез флотында үтәчәк. Ә кичә, 12 ноябрь көнне, тагын дүрт егетебез Ватан алдындагы бурычларын үтәргә...

Узган җомгада иртән егетләрне озатуда редакция хәбәрчесе буларак мин дә катнаштым. Ул көнне армия хезмәтенә "Татарстан" совхозы поселогыннан Максим Стряпан, Бикләннән Илсур Сәетов, Октябрь-Бүләктән Раил Хәмидуллин, Калмиядән Фәрит Сәхибҗанов киттеләр. Хәрби комиссариат бүлегендә белдерүләренчә, егетләрнең барысы да хәрби хезмәткә үзләре теләп китәләр, бары укулары тәмамланганны гына көтеп йөргәннәр. Барысы да бик төгәл, тырыш, акыллы егетләр, диделәр миңа комиссариатта алар турында.
Егетләрне хәрби комиссариат бинасына инструктаж үткәрергә алып кереп китәр алдыннан Максим Стряпан һәм Илсур Сәитов белән бераз сөйләшеп алу җае чыкты.
Максимны озатырга әнисе Наталья Анатольевна, әтисе Евгений Александрович, сеңлесе, яраткан кызы һәм башка туганнары, дуслары килгәннәр иде. Максимга 20 яшь. Тугызынчы сыйныфтан соң Автомеханика техникумына кереп автомобиль-трактор төзелеше факультетын тәмамлаган. Бүген ул якыннары каршында бер башка үсеп киткән диярсең - бик тә җитди күренә. Улыннан бер адымга да читкә китмәгән әнисенең дә, сеңлесенең дә һәм яраткан кызының да күзендә яшь. Борчылалар. Әнә әнисе улының муеныннан кочаклап алып, аналар гына бирә ала торган киңәшләрен пышылдый.
Хәрби комиссариат каршындагы мәйданчыкның икенче башында җыелып торган Сәитовлар гаиләсе янына киләм. Күрәм - армиягә китәсе Илсур да шактый дулкынлана, ләкин сиздермәскә тырыша. Ни дисәң дә, бер ел дәвамында туганнарыннан аерылып торасы бит... Илсурга да 20 яшь икән. Унберенче сыйныфтан соң Казанда механика-технология колледжында укыган, хәзер читтән торып химия-технология институтына кергән, армия хезмәте үтү өчен бер елга ял алган. Илсурны озатучылар арасында иң якын кешеләре - әнисе Хәнизә ханым, әтисе Расих әфәнде, апасы һәм яраткан кызы, туганнары, дуслары бар иде.
Егетләрнең тагын икесе - Октябрь-Бүләктән Раил Хәмидуллин һәм Калмиядән Фәрит Сәхибҗанов армиягә кадәр инде югары белем алырга өлгергәннәр. Раил Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, Фәрит Яр Чаллы сәүдә-технология институтын тәмамлаган.
Хәрби комиссариат каршында туганнары белән хушлашканнан соң, егетләр берәм-берәм бина эченә кереп китәләр. Анда яшьләргә инструктаж бирелә. Аннары егетләр Казанга утырып китәсе автобус янына чыгып тезеләләр. Шул арада аларны фотога да төшереп алалар. Хәрби комиссар Рәис Юнысов егетләр каршына басып, аларга үз киңәшләрен бирә, исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. "Казанга барып төшү белән әниләрегезгә шалтыратыгыз! Алар борчылып сездән хәбәр көтә!" - ди ул. Шулай итеп, яшьләр автобуска утыралар. Ул көнне районның дүрт егете белән бергә, Яр Чаллының Комсомол районыннан да унике егет юлга кузгала. Аларны республика җыелу пунктына кадәр хәрби комиссариаттан фельдшер һәм чакырылыш бүлекчәсе башлыгы Игорь Пасечников озата бара.
Егетләр юлга кузгалганнан соң Рәис Шаһитовичтан быелгы чакырылышның ничегрәк баруы белән кызыксынам. "Башка чакырылышлардан әллә ни аерма бар дип әйтмәс идем. Күргәнегезчә, үзләре теләп армиягә китүчеләр дә шактый, шулай ук чакырып-чакырып та комиссияләрдән качып йөрүчеләр дә бар", - ди Рәис Шаһитович. "Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәт итмәгән ир-атларның хәрби билетына 2014 елның 1 январеннан хезмәт итмәве турында гына түгел, ә законлы нигезе булмаган килеш чакырылыш буенча хезмәт итмәве турында ачык итеп язылачак. Һәм хәрби хезмәт үтмәгән кешегә муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә юл ябык булачак", -дип кисәтә ул.
Ә кичә Бәткедән Станислав Хөсәенов һәм Андрей Соловьев, Калмаштан Данис Федосеев, Комсомолец поселогыннан Руслан Әсләмов Ватан алдындагы бурычларын үтәргә юлга кузгалды. Егетләрне озату кичәләре ноябрь ахырына кадәр тагын өч тапкыр узачак. Ә көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул вакытка кадәр районнан барысы 32 егетне армия сафларына озату планлаштырыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X