Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Әлфия Когогина эшлекле визит белән килде

Бүген Дәүләт Думасы депутаты, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы икъсадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Гомәр кызы Когогина Тукай районына эшлекле визит белән килде.

Депутат Калмаш авыл җирлегендәге, Татарстан совхоз-поселогындагы социаль объектлардагы ремонт эшләре белән танышты, халык белән аралашты һәм гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты иң элек Калмаш авыл җирлегендә эшләп килүче гомумбелем бирү мәктәбе ашханәсенең капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты. Мәктәп ашханәсенә куелачак өр-яңа заманча җиһазлар, инвентарь, кухня-кирәк яраклары һәм мебель белән белән тәэмин ителеш хакында кызыксынды. Шушы елның көзендә Калмаш авылында ачылырга тиешле ФАПта бара торган эшләр белән дә кызыксынды.

Аннары Әлфия Гомәровна Татарстан совхозы поселогы амбулаториясндә булып үткән елдагы капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәсен күрде һәм быел бара торган капиталь ремонт (бинаның фасадын ремонтлау) барышы белән танышты.

Депутат шулай ук Татарстан совхозы поселогындагы «Яшьләр үзәге» итеп ясала торган бинада алып барыла торган капиталь ремонт эшләренең торышын да карады.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакимияте бинасында халыкны кабул итү уздырды. Район халкының депутатка сораулары тормыш-көнкүреш, яшәеш шартларын яхшырту, эшмәкәрлек эшен уңышлы алып баруга кагылышлы иде.

Халык илчесе гражданнарның һәр сорау-үтенечен игътибар тыңлады. Тормыш-яшәеш өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүне шәхси контрольгә алып кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев