Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Канун һәм хокук тәртибе

Рюкзакларын тутырып кайтканнар: Тукай районы суды авыл кибетен талаган Чаллы хатын-кызларына хөкем карары чыгарды

Тукай районы суды Чаллы шәһәрендә яшәүче ике хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Алар авыл кибетеннән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе урлауда гаепле дип табылды.

Тукай районы суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга 2026 елның февраль ахырында булган. Алдан сүз куешкан ике хатын-кыз Тукай районындагы авылларның берсендәге кибеткә такси белән килә. Аларның максаты — сәүдә ноктасыннан товар урлау була.

Башта хатын-кызларның берсе генә кибеткә кереп, хәлне барлый. Ул киштәдән берничә төргәк атланмай алып, аларны рюкзагына яшерә һәм акча түләмичә чыгып китә. «Разведка» уңышлы узгач, алар кибеткә икесе бергә керә.

Бу юлы хатын-кызлар рюкзакларын азык-төлек, спиртлы эчемлекләр һәм көнкүреш химиясе белән тутыра. Аннан соң алар вакыйга урыныннан качып китә.

Кибеткә китерелгән зыян күләме 22 мең сумнан артып киткән. Урлау очрагы видеокүзәтү камераларындагы язмалар ярдәмендә тиз арада ачыкланган. Кибет хезмәткәрләре полициягә хәбәр иткәннән соң, хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьне тикшерә башлаган.

Суд утырышында ике хатын-кыз да үз гаебен тулысынча таныган, кылган гамәлләренә үкенүләрен белдергән. Аларның берсе суд карары чыгарылганчы ук китерелгән матди зыянның бер өлешен каплаган.

Эш материалларын өйрәнеп, Тукай районы суды аларны чит мөлкәтне яшерен рәвештә урлауда гаепле дип тапкан. Хатын-кызларның үкенүен һәм башка хәлләрне исәпкә алып, суд аларның һәркайсына 20 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Моннан тыш, капланмый калган зыян суммасы да гаепләнүчеләрдән уртак тәртиптә кибет файдасына түләтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев