Ураза гаете авылларда зурлап билгеләп үтелде
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр генә кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Тукай районының барлык мәчетләрендә дә бик күп халык җыелды, гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды. Редакциябез почтасына да бәйрәм рухы белән...
- 3 июль көнне Новотроицкое авылының мәдәният йортында ифтар ашы уздырылды, - дип язды редакциябезгә Зөлфия Рәхимова. - Үзебезнең мәчет мулласы Минсалих бабай Коръән аятьләре укыды, вәгазьләр сөйләде. Яшь имамнар да аңа кушылды. Җыелган халык бергәләшеп намаз укыгач, бабайлар, әбиләр, яшьләр, имамнар ифтар мәҗлесендә сыйланды. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.
- Иштирәк авылы халкы бәйрәм көнне иртәдән үк мәчеткә җыелды, - дип башлаган хатын Гүзәл Һадиева. - Гает намазы укылганнан соң авылыбыз мулласы вәгазь сөйләде. Кич белән исә бөтен авыл халкы өчен уеннар, төрле бәйгеләр белән чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Авылдашлар бөтен гаиләләре белән җыелды. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашты, призлар отты. Соңыннан барча җыелган кеше өчен бәйрәм табыны оештырылды. Әлеге бәйрәм бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде, - диелгән иде хатта.
- Изге Ураза ае үтеп тә китте. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылса иде, гөнаһларыбызны кичерсә иде, - дип башлаган редакциябезгә юллаган хатын Куады авылының клуб мөдире Гөлшат Хәсимова. - Аллага шөкер, соңгы елларда яңа мәчетләр төзелә, олысы-кечесе дингә якыная башлады. Безнең кечкенә генә Куады авылында да мәчеткә тартылучылар саны елдан-ел арта бара. Вәгазь тыңларга, Коръән уку дәресләренә йөрүчеләр шактый. Авылдашларны дин сабакларына «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган Илсөя апа Хәсәншина өйрәтә. Быел кыш көне имам-хатыйп Фәнир абый Хәсәншин ир-егетләрне намазга төшендерә башлады.
Редакциягә хат юлларга булгач, сезнең белән тагын бер шатлык белән уртаклашырга булдым. Авылыбыздан ерак түгел бер басудан яңа зират өчен урын бирелде. Аңа баганалар утыртып, койма кояр өчен араталар тарттырып куйдылар. Бу эшләрне оештыруда Мирзанур абый Хәсимов, ә буяу эшләрендә мәчеткә йөрүче игелекле апалар зур булышлык күрсәтә. Мәчет эчен чиста, төзек итеп тотуда, сыйфатлы материаллар белән әйләндереп алуда шәһәрдә яшәүче авылдашыбыз Заһид абый Хәсимов ярдәм итә, аның балалары яхшы ишекләр куйдылар, шөкер.
Рамазан аенда күп йортларда ифтар мәҗлесләре үтте. Безнең авыл мәчетендә дә зурлап аш уздырылды. Анда авылның әби-бабайлары бик теләп катнаштылар. Фәнир хәзрәт үтемле вәгазь сөйләде, мәчеткә җыелган халык намаз укыды. Соңыннан исә бөтен кеше бәйрәм табыны сый-нигьмәтләреннән авыз итте. Табынны әзерләүдә Фатыйма апа белән аның тормыш иптәше Наил абый Таҗетдиновлар зур булышлык күрсәттеләр. Аларның изгелекләре үзләренә меңе белән кире әйләнеп кайтсын.
Авылдашлар бер-берсен Ураза бәйрәме белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр. Алдагы елларда да Рамазан аен исәнлектә-иминлектә каршы алырга, уразалар тотарга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз, - диелгән иде Гөлшат Хәсимова хатында.
Сүз уңаеннан, исламда тагын бер зур бәйрәм - Корбан бәйрәме уздырылачак, ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев