Тукай районында Ураза гаете ничек узачак?
Мөселманнар өчен иң зур һәм изге бәйрәмнәрнең берсе — Ураза гаете якынлаша.
2026 елда әлеге күркәм бәйрәм 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Ул изге Рамазан ае тәмамлануын хәбәр итә һәм мөселманнар өчен тирән рухи мәгънәгә ия. Бу көнне һәркем аерым дулкынлану белән каршы ала. Чөнки Ураза бәйрәме якынлашкан саен күңелләрдә ике төрле хис туа: бер яктан — Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту шатлыгы, икенче яктан — догалар кабул була торган бәрәкәтле ай белән саубуллашу моңсулыгы.
Гадәттә, бәйрәм иртәнге гает намазы белән башлана. Намаздан соң мөселманнар туганнары янына кунакка йөри, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә, якыннары белән бер табын артында җыелып, бәйрәм шатлыгын уртаклаша.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, һәркайсыбызны Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев