Тукай районы мөхтәсибәте командасы Казаннан җиңү белән кайтты
Казан шәһәрендә XII республика «Гыйлем нуры» конкурсы узды. Әлеге чара быел «Казан — 2026 елгы ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында оештырылды. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда арасында Тукай районы мөхтәсибәте вәкилләре дә сынатмады.
Бәйгедә катнашучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында дини белемнәрне тирәнәйтүнең һәм милли традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. «Гыйлем нуры» конкурсының төп максаты да — халык арасында ислам нигезләренә кызыксынуны арттыру һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту.

Тукай районы командасын мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Фәридә Харрасова җитәкләде. Безнең якташлар интеллектуаль ярышта үзләренең белемнәрен һәм бердәмлекләрен күрсәтеп, жюриның уңай бәясен алдылар.

— Командабыз район намусын бик лаеклы яклады. Безгә Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, — дип хәбәр итәләр Тукай мөхтәсибәте матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев