Сәхәрдән соң һәм авыч ачканнан соң укыла торган догалар
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин". Тәрҗемәсе: "Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым. Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога: "Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү...
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы:
"Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин".
Тәрҗемәсе: "Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога:
"Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү".
Тәрҗемәсе: "Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бцтен эшлщремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев