Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

СӘДАКА

Сәдака – бик олуг дәрәҗәдәге изгелекләрнең берсе, чөнки кеше иң сөйгән малын, байлыгын башкалар белән бүлешә, бу гамәл кеше нәфесе өчен бик авыр. Шуңа да ул Аллаһ Тәгаләгә якынайта торган иң хәерле гамәлләрдән санала.

Кешене сәдака бирүдән туктата торган сәбәп – ул фәкыйрьлектән курку. “Сәдака бирсәм, акчам кими, үземә калмый” дигән фикерләр тотып тора безне. Әмма белегез, бу – шайтанның бер вәсвәсәсе генә. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Сез сәдака биргән чакта шайтан сезгә фәкыйрьлекне вәгъдә итә һәм, малыгыздан өлеш чыгаруны тыеп, яманлыкны-саранлыкны әмер итә. Ә шул ук вакытта Аллаһ Тәгалә сезгә, фәкыйрьләргә биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә, гөнаһларыгызны ярлыкауны, фазыйләтле мал артуны вәгъдә итә. Аллаһ Тәгалә – һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул – бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе” (“Бәкара” сүрәсе, 268нче аять). Сәдака бирү, аятьтә әйтелгәнчә, малыбызның артуына һәм акчабызны бәрәкәтле итүгә сәбәп булып тора.

“Әйт: «Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә, шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга, Аллаһ ризалыгы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына (йә дөньяда, йә ахирәттә), әлбәттә, яхшысын бирер, Ул ризык бирүчеләрнең хәерлеседер” (“Сәбә” сүрәсе, 39нчы аять).

Шуңа да сәдака биргәндә “акчам кими, үземә калмый” дип уйларга ярамый, киресенчә, булган малыбызга бәрәкәт кенә иңәчәк. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе дә дәлил, ул: “Сәдака малны киметми (Мөслим риваяте)”, – дип әйтеп калдырган.

(«Ислам нуры» аккаунтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев