Җомга намазы
Җомга көн Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөэминнәрнең бәйрәме буларак кабул ителгән. Ошбу мөбарәк көнне өйлә намазы урынына җомга намазы укыла. Җомга намазы, мәчеткә барып, җәмәгать белән укылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә мәчеткә барып җомга намазын укуны балигъ булган һәрбер ир кешегә фарыз иткән. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй мөэминнәр! Әгәр җомга көнне, җомга...
Җомга көн Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөэминнәрнең бәйрәме буларак кабул ителгән. Ошбу мөбарәк көнне өйлә намазы урынына җомга намазы укыла.
Җомга намазы, мәчеткә барып, җәмәгать белән укылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә мәчеткә барып җомга намазын укуны балигъ булган һәрбер ир кешегә фарыз иткән.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Әй мөэминнәр! Әгәр җомга көнне, җомга намазына азан әйтелсә, дөнья эшләрегезне ташлап, Аллаһыны зекер итәргә ашыгыгыз! Шулай эшләвегез, әгәр беләсегез килсә, сезнең өчен хәерлерәктер» («әл-Җомга» сүрәсе, 6 нчы аять).
Җомга намазын сәбәпсез укымыйча калдыру зур гөнаһлардан санала. Рәсүлүллаһ әйткән: «Сәбәпсез өч җомганы калдыручы кеше монафыйк була».
«Әгәр бер кеше гозерсез өч җомганы калдырса, Аллаһы Тәгалә аның күңелен мөһерләп куя».
Җомга намазы уку өчен шәһәр һәм авылда булган кешеләр бер урынга җыелып, имамның хөтбәсен, вәгазен тыңлыйлар, мөселманнар үз араларында бер-берсе белән танышалар, хәлләрен сорашалар, ике җомга арасында булган вакыйгаларга бәйле вәгазьләрне ишетеп тәэсир алалар һәм бергә Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып, ислам кардәшлеген яңарталар. Шуның өчен җомга намазы гаять әһәмиятле һәм файдалы. Моны игътибарга алмау һәм, гозер булмый торып, калдыру күңел каралудан башка нәрсә түгел. Шуңа күрә, гозерсез тоташтан өч җомганы калдыру күңел бозылуга сәбәп була.
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Беркөн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак ялганнан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар. Ләкин көферләрнең һәм монафыйкларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс. Куркудан күзләре түбән салынган булыр һәм аларны хурлык каплар. Хакыйкатьтә, аларга дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иде. Ләкин укымадылар, үзләре сәламәт иде, намаз укымаска һич гозерләре юк иде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев