Күптән түгел Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен "Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт" дигән зур чара оештырды.
Иң элек мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды. Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине,...
Күптән түгел Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен "Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт" дигән зур чара оештырды.
Иң элек мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды. Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине, иман нигезләре турында сөйләнде, хәрәкәтле уеннар оештырылды, динебез турында фәнни фактларга нигезләнгән видеороликлар күрсәтелде.
Өйлә намазы алдыннан балаларга тәһарәт алу тәртипләре аңлатылды, бергәләшеп намаз укылды.
Әлеге чарадан балалар шатланып, алга таба да мәчеткә йөрүләрен белдереп, бик куанып кайтып киттеләр, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат үзәге
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев