Альбина Фазлыева: «Чын байлык — тыныч күңел һәм якын кешеләрнең җылысы»
Байлыкны һәркем үзенчә аңлый: кемдер аны акчада, йортта һәм сәяхәттә күрә. Ә Альбина Фазлыева фикеренчә, тыныч күңел, гаилә җылысы һәм кадерле кешеләреңнең янәшә булуы — берни белән дә чагыштырып булмый торган иң зур байлык.
Байлык ул— диңгез буендагы ял дип ышандыралар. Әмма чын байлык — тыныч күңел белән йокларга яту. Байлык ул— кыйммәтле йортлар дип күрсәтәләр. Әмма чын байлык — өйдә сине сагынып каршы алучы кешеләр булу. Байлык ул— чикләүләрсез яшәү дип аңлаталар. Әмма чын байлык — сәламәт булып, уйнап йөргән балаң. Байлык ул— күңел ачу, ял итү дип өйрәтәләр. Әмма чын байлык — әти-әниеңне кочаклау, аларның җылы сүзләрен ишетү.
Альбина Фазлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев