Тукай районында мөгаллимә-абыстайлар яңа уку елына әзерләнде
Дин вә мәгыйшәт

Тукай районында мөгаллимә-абыстайлар яңа уку елына әзерләнде

Тукай районы мәчетләрендә октябрь аенда башланып китәчәк дәресләр алдыннан мөгаллимә-абыстайлар өчен махсус гыйлем мәҗлесе оештырылды. Очрашу 24 сентябрьдә Круглое Поле авылындагы Газизулла мәчетендә, «Шәригать – таҗ, ә гыйлем шул таҗга кадалган кыйммәтле энҗе» дип аталган үзенчәлекле исем астынды үтте.

 

«Шәригать – таҗ, ә гыйлем шул таҗга кадалган кыйммәтле энҗе» - абыстайлар очрашты.
«Шәригать – таҗ, ә гыйлем шул таҗга кадалган кыйммәтле энҗе» - Тукай районында мөгаллимә-абыстайлар очрашты.

Мөгаллимәләр яңа уку елына әзерләнде

Җыенда район мәчетләрендә дини белем бирү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар катнашты. Чара башланганчы алар үзара аралашып, методик материаллар белән танышты, шулай ук коллегаларының эш тәҗрибәсен чагылдырган альбомнарын карады.

Мәҗлес Коръән аятьләре белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов Коръән укып, вәгазь-нәсыйхәт җиткерде. Ул мәчетләрдә уку-укыту эшен оештыруда, биналарның чисталыгын һәм тәртибен саклауда ярдәм итүче мөгаллимәләргә рәхмәтен белдерде. Яңа уку елының уңышлы һәм хәерле булуын теләп дога кылынды.

Очрашуның эшлекле өлешендә узган уку елында район мәчетләрендә башкарылган уртак проектларга нәтиҗә ясалды. Быел да балалар һәм яшьләр белән эшләүгә, дини белем бирүгә, милли кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән чараларны дәвам итү планлаштырыла.

Яңа уку елы алдыннан тәҗрибә уртаклашу.
Яңа уку елы алдыннан тәҗрибә уртаклашу.

Шуларның берсе – «Намазга чакыру» проекты. Ул август аенда старт алып, кыска вакыт эчендә 55–60 кешегә намаз укырга өйрәнергә ярдәм иткән. Проект хәзер дә дәвам итә.

Мөгаллимәләр республика күләмендә уздырылган «Яулыгым – йөз аклыгым», «Мин намазга ничек бастым» проектларында да катнашкан. Әҗмәкәйдән Әнисә Әшрапова һәм Фәридә Шәрипованың язмалары журналист Әлфия Самат әзерләгән китапка да кертелгән.

Милли киемне һәм татар мәдәниятен саклауга юнәлтелгән «Сандыгым – күңел байлыгым» проекты да районда дәвам итә. «Миллилек безнең күңелдә» күргәзмәләре һәм башка чаралар аша халыкка милли мирасыбызны танытуга игътибар бирелә.

Милли тәрбия һәм патриотик юнәлештәге проектлар

2026 елда ил күләмендә Ватанны саклаучылар елы, ә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы игълан ителүе дә райондагы чаралар программасында чагылыш тапкан. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тууының 1500 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган очрашулар да оештырыла.

Мөгаллимәләр хәрби-патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирә. Районда «Батырлык дәресләре», «Сугыш чоры балалары» проектлары үткәрелә. Гиндукуш вакыйгаларына багышланган музей белән хезмәттәшлек тә балалар өчен тәрбияви дәресләр һәм экскурсияләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

Район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов Коръән укып, вәгазь-нәсыйхәт җиткерде.
Район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов Коръән укып, вәгазь-нәсыйхәт җиткерде.

Әниләр белән эшләүгә юнәлтелгән «Күңел җылым сиңа», «Дан сиңа, солдат анасы» кебек чаралар да дәвам итә. МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында мәгълүмат туплау район мөхтәсибәте, абыстайлар һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә алып барыла. Солдат аналарына ак яулыклар бүләк ителгән очрашулар да узган.

Балалар һәм яшь буын белән эшләү дә көн тәртибендә аерым урын алган. «Мин татарча сөйләшәм. Ә оныгым?» дәресләре, мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләре, балалар бакчаларында «Әбием дәресләре» очрашулары үткәрелә. Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәресләр дә оештырыла.

Татар телен өйрәнүгә дә игътибар зур. Татарстан Республикасы телләрне үстерү комиссиясе ярдәме белән «Мин татар телен өйрәнәм» дәресләре алты мәчеттә – Калмия, Калмаш, Яңа поселогында, Биклән, Суровка һәм Әҗмәкәйдә үткәрелә. Аларга һәр мәчеттә якынча 20 бала йөри, дәресләр атнага дүрт сәгать уздырыла.

Дини дәресләрнең эчтәлеге һәм тәҗрибә уртаклашу

Очрашуда яңа уку елында мәчетләрдәге башлангыч дини белем бирү дәресләрен оештыру мәсьәләләре дә каралды. Мөгаллимәләр уку программалары, дәреслекләр һәм укыту алымнары турында фикер алышты. «Гыйбәдәте исламия» һәм «Ислам дине нигезләре» кебек уку әсбапларын бердәм куллануның мөһимлеге ассызыкланды.

Тәҗрибә уртаклашу өлешендә Сосновый Бор мәчете мөгаллимәсе һәм авыл абыстае Миннеләйсән Шәрәфетдинова, «Татарстан» совхозы поселогындагы «Нур» мәчете мөгаллимәсе Ләлә Хаматова, Кече Шилнә мәчете мөгаллимәсе Диләрә Каюмова, «Нур» мәчете мөгаллимәсе Рәзинә Аитова, Биклән мәчете мөгаллимәсе Әнисә Ахунова һәм Әҗмәкәй мәчете мөгаллимәсе Гөлнур Сабирова чыгыш ясады.

Калмия мәктәбендә милли кием турында сыйныф сәгате.
Калмия мәктәбендә милли кием турында сыйныф сәгате. 

Алар дәресләрдә китаплардан файдалану, Коръән уку, әдәп-әхлак тәрбиясе, балалар белән эшләү һәм каникул вакытында аларның ялын файдалы итеп оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Гыйлем мәҗлесе дога белән тәмамланды. Соңыннан катнашучылар чәй өстәле артында аралашуны дәвам итте. Җыенны оештыруда ярдәм иткән Газизулла мәчете имамы Рәфгать хәзрәткә һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәт белдерелде.

ТР мөслимәләренең Тукай районы хатын-кызлары җитәкчесе, Тукай районы мөхтәсибенең укыту эшләре буенча ярдәмчесе Фәридә Шәрипова

Фото/ Фәридә Шәрипова


Нет комментариев