1 июнь 2016 яңалыклары
-
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Район суды юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән 61 яшьлек хатын-кызны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Руль артындагы хатын-кызның гаебе белән машина юл кырыена чыгып әйләнә, нәтиҗәдә пассажирның сәламәтлегенә зыян килә. Суд карары әле үз көченә кермәде. Судта юл-транспорт һәлакәте белән бәйле тагын бер эш каралды....
-
Җитмеш яшьлек бабай юл бирмәгән
Якшәмбе көнне Яр Чаллы - Минзәлә трассасының Тукай районы территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать кичке 7 тулганда биредә ике йөк машинасы бәрелеште. «КАМАЗ» машинасын йөртүче 31 яшьлек ир-ат тиешле дистанцияне сакламыйча «МАН TGS» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә ул күптөрле җәрәхәтләр алып БСМПга җибәрелә. Әлеге урыннан ике генә километр читтәрәк...
-
Район Советының жиденче утырышы үтте
30 май көнне Тукай муниципаль район Советының җиденче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәгариф системасы хезмәткәрләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 44 депутатның 37е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды....
-
Иске Абдулдан Әхмәтҗановлар гаиләсе – “Күркәм гаилә” бәйгесендә катнашучылар
"Күркәм гаилә" бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Иске Абдул авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе. Рөстәм абый озак еллар төзелештә, ә аның иптәше Сәрия апа хәзерге "Сәйдәшев", элеккеге "Алга" хуҗалыгында 30 ел хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, инде үзләре тормыш корган балаларына ярдәм итеп, оныклар...
-
Бәйрәм бүләк иттеләр
Үткән җомга Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабан туе үтте. Әлеге бәйрәм инде күптәннән бөтен балаларның да яраткан бәйрәмнәренең берсенә әйләнде. Аны сабыйлар түземсезләнеп көтеп ала, үткәрелгән бәйгеләрдә теләп катнаша.
-
Төзелеш фирмасы килешү шартларын үтәмәгән өчен тукайлыга 300 мең сум түләргә тиеш
Район суды өлешләп төзүдә катнашкан тукайлының килешү шартларын үтәмәгән өчен төзелеш фирмасыннан рухи зыян компенсациясен һәм штраф түләтүне сорап язган дәгъва хатын карады. Суд документларыннан күренгәнчә, 2014 елның февралендә Тукай районында яшәүче хатын-кыз һәм Казан төзелеш фирмасы арасында торак йортны өлешләп төзүдә катнашу турында килешү төзелә. Килешүдә күрсәтелгән сумманы хатын-кыз...
-
Тауда Сабан туе узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез
2 июньдә 17 сәгатьтә Элеватор тавында милли бәйрәмебез - Сабан туе оештырыла. Әдәби-музкаль программа, күңелле уеннар бәйрәмнең күркәм мизгелләре булыр. Бәйрәмгә рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Бакчаның ашханәсе бина эченә күчте, бүлмәләр дә яңа төсмер алды
Балаларның тулы канлы тормыш белән яшәешен тәэмин итү максатыннан, районда күп кенә программалар эшләп килә. Бу чәршәмбе санын әзерләгәндә, дүшәмбе көнне, без Теләнче Тамак авылында урнашкан «Акчәчәк» балалар бакчасында булып кайттык. Әле җәйгә яңа гына кереп килүебезгә карамастан, анда инде ремонт эшләре тулысынча башкарылган.
-
Круглое Поледан Эвелина Краснова рәсемнәр бәйгесендә катнашып, III урын яулады
Круглое Поле поселогының мәктәп укучысы Эвелина Краснова бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән рәсемнәр бәйгесендә катнашты. Конкурс быел Космонавтика көненә багышлап уздырылган иде. 9 яшьлек Эвелинаның «Полет» исемле рәсеме Татарстан Республикасы буенча III урынга чыкты. Аның укытучылары - Эльмира Тимергалина һәм Надежда Гуфранова.
-
«Питрау» балалары булдыра
Биектау районында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсының йомгаклау концерты үтте. Анда Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллектив һәм солистлар катнашты. Безнең районнан әлеге фестивальгә Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор коллективы, Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор коллективы һәм Кнәз авылының «Айбагыр» керәшен фольклор коллективы барды. «Питрау» коллективы - I...
-
Газетага язылу 28 июньгә кадәр дәвам итә. Соңга калмагыз!
2016 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнергә аз вакыт калып бара. «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына укучыларыбыз 28 июньгә кадәр языла ала. Басмага ярты елга язылу бәясе 588 сум. 20 битле, төсле булып чыгучы җомга санын аерым гына да алдырырга була. Аның бәясе 480 сум тәшкил итә. Бүгенге...
-
«Сабан туе гүзәле-2016» район бәйгесе җиңүчесе – Алсу Сәлахова
26 май көнне Иске Абдул авылының мәдәният йортында «Сабан туе гүзәле-2016» район бәйгесе булып узды. Гүзәл исеменә Куадыдан Гөлшат Хәсимова, Иске Абдулдан Илзирә Фәрваева, Күзкәйдән Алия Асылмәрдәнова, Комсомолец поселогыннан Алсу Сәлахова һәм Яңа Бүләктән Инзилә Ахунова дәгъва кылдылар. Кызлар «Танышыгыз, бу мин», «Тукай шигырьләре», «Хуҗабикә», «Минем күңелем», «Дефиле», «Хәрәкәттә -...
-
1 июнь – Балаларны яклау көне
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм...