Бакчаның ашханәсе бина эченә күчте, бүлмәләр дә яңа төсмер алды
Балаларның тулы канлы тормыш белән яшәешен тәэмин итү максатыннан, районда күп кенә программалар эшләп килә. Бу чәршәмбе санын әзерләгәндә, дүшәмбе көнне, без Теләнче Тамак авылында урнашкан «Акчәчәк» балалар бакчасында булып кайттык. Әле җәйгә яңа гына кереп килүебезгә карамастан, анда инде ремонт эшләре тулысынча башкарылган.
Бакчаның капкасын ачып керү белән биредәге тәртип, чисталык-пөхтәлек үзенә җәлеп итә. «Акчәчәк»нең бинасы үзе үк ак ромашкалар белән бизәлгән. Уйнау мәйданчыгы да бар яктан да булган: яшел келәм өстендә балалар уены өчен җиһаз җитәрлек.
Мине балалар бакчасы мөдире Зилә Гайнетдинова каршы алды. Сөйләшү барышында ул безне бакча биләмәләре, башкарылган эшләр белән таныштырды.
- 2013 елның сентябрь аенда мине әлеге бакчаның мөдире итеп билгеләделәр. Биредә күзгә бәрелеп торган мәсьәләр бихисап иде. Иң кыены - аш пешерү бүлмәсе бинага урнашмаган, канализация торбалары тузган, хәтта бинаның нигезе ишелеп бара, түбәдән су агып утыра, ишекләр алмаштыруны таләп итә, кыскасы, төзәтәсе, яңартасы җирләр бик күп иде. Аллага шөкер, ашыгыч хәл итүне көткән проблемаларга район хакимияте битараф калмады. Хыялыбыз тормышка ашты - бакчабызны тулы тәртипкә китерделәр. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән бакчаның түбәсе тулысынча алмаштырылды, заманча эчке һәм тышкы ишекләр куелды.
Түбәне капиталь ремонтлаудан тыш, бинаның эчендә дә үзгәрешләр булды: түшәмнәр агартылды, диварлар, идәннәр буялды, - дип, зур канәгатьлек белән санап китте бакча мөдире. - Мөмкин булган бүлмәләрне бушатып, тәрбия барышына авырлык китермичә, ремонт эшләренә кушылырга тырыштык. Биредә сакчы булып эшләүче Альберт Исхаков һәм Рәис Фазылов һәрдаим ярдәм иттеләр. Бакча коллективына да эш җитәрлек иде: буяу, бүлмәләрне чистарту, җыештыру алар өстендә булды. Алар ял көннәрендә дә килеп булыштылар.
Балалар патшалыгының һәр бүлмәсен күрсәтергә ашыга җитәкче. Ак, аксыл яшел төсләргә буялган уен һәм йокы бүлмәләре, төрледән-төрле уенчыклар һәм өйдәге кебек тәртип, уңайлыкларга сокланмый мөмкин түгел.
- Ә иң мөһиме шул: аш пешерү бүлмәсе бакча бинасына күчерелде. Ул гына да түгел, әлеге бүлмәгә заманча җиһазлар урнаштырылды. Күрәсезме, нинди уңайлы, матур хәзер биредә, - ди Зилә Сәетнур кызы, яңа аш бүлмәсенә күрсәтеп. - Балалар бакчасына ремонт ясау - безнең өчен күптән көтелгән бүләк булды. Бина шулай үзгәргәнгә, матурланганга, коллектив та, әти-әниләр дә бик сөенде. Район хакимияте дә даими булышып тора. Әле күптән түгел балалар өчен урындыклар, өстәлләр, уйнау җайланмалары кайтарылды. Балалар бакчалары проблемаларына аерым игътибар биргән өчен район башлыгы Васил Хаҗиев һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаевка рәхмәт. Ремонт эшләре барышында шәхсән үзләре килеп йөрделәр. Безнең өчен аларның аңлаулары да, ярдәмнәре дә бик мөһим. Шулай ук төзүчеләргә эшне тиз тотканнары, ата-аналарның сабырлыгы өчен рәхмәт белдерәсе, бигрәк тә төзүчеләр белән иңгә-иң торып эшләгән бакча коллективы хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсем килә, - ди Зилә Сәетнур кызы.
Бүлмәләрдә балаларның шат тавышы яңгырый. Күргәннәремнән сөенгәнгә күрәме, сабыйларның бу тавышы мине юл буе озата килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев