Зур чарадан кайтаваз
Иске Абдул мәдәният йортында батыр йөрәкле, намуслы эзтабар, чын патриот, бик күп кешеләргә шатлык-куаныч алып килүче Михаил Валерьевич Черепанов белән очрашу булган иде.
Эзтабар белән очрашу кичәсеннән язылган репортажны укыганнан соң район җирлегендә яшәүче байтак укучыларыбыз үзләренең уңай фикерләрен төрле чаралар ярдәмендә белдерделәр.
Редакциябезгә, ошбу тетрәндергеч очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашучы кайтаваз – Иске Абдул авылының хөрмәтле мөгаллиме, элеккеге мәктәп директоры, районда абруй казанган педагог, хезмәт ветераны Клара Тимершәех кызы Хөсәенованың җылы язмасы укучыларыбызга кызыклы булыр.
Зал шыгрым тулы. Бөтен районнан – алар 150 кеше, сиксән ел үтсә дә, әтиләре, бабалары турында бернинди дә хәбәр белмәгән балалар, оныклар, ниһаять, хәбәр алырга җыелдылар.
Резеда Якупова бик матур итеп очрашуны ачып җибәрде. Авылыбыз җырчылары Илнур белән Илмир Габидуллиннар
«Бер кайтмасам әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә мине көт! ...» дип, моңлы итеп җыр башкардылар. Чулпан Сафина «Илкәем» җыры белән алар башлаган патриотик рухтагы теманы дәвам итте. Залда утыручы һәркемнең күзләрендә яшь иде.
Очрашуны оештыручы Резедә Якупова сугыш китергән авырлыклар турында һәм дошманны тар-мар итүдә халкыбызның, сугышчыларның, тыл батырларының зур өлеш кертүе хакында бик эчтәлекле чыгыш ясады.
Сүз Михаил Валерьевич Черепановка бирелде. Ул үзе башкарган эшләр турында сөйләде. Ватанын, үз халкын чын күңелдән яратучы журналист, эзтабар хәзер дә игелекле эшләр башкара. Михаил Черепанов очрашуга килгән кешеләргә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны барлап, аларның балаларына, оныкларына әтиләре, бабалары хакындагы хәбәрне (извещение) үз кулы белән тапшырды. Бу тетрәндергеч мизгелләрдә кемдер елый, кемдер эзтабарны кочаклап рәхмәт әйтә...
Сиксән ел хәбәр көт тә, ничек дулкынланмыйсың, ди?! Күпләре, ни кызганыч, көтеп-көтеп тә, бернинди хәбәр ала алмыйча, үлеп киткән. Менә безнең Нурлыхода әниебез – минем каенанам ире Кыям һәм тормыш иптәшем Ваяз да әтисе турында ничә дистә еллар көтеп тә бер хәбәр дә ала алмыйча якты дөньядан мәңгелеккә китеп бардылар.
Михаил Валерьевич Иске Абдул авылында яшәүче сигез кешегә хәбәрне тапшырды. «Гиндукуш» музее директоры Резедә Якуповага Михаил Черепановны чакыруы һәм шундый очрашуы үткәрүе өчен барлык халык исеменнән рәхмәт. Тагын шуны да өстәп әйтәсем килә – 150 кеше хакында хәбәр табулары, тагын ике кешенең Советлар Союзы Героена тиңләштерелгән, ләкин бүләкләре бирелми калганлыгын табулары өчен иксез-чиксез рәхмәт. Геройга тиң батырларның берсе безнең авыл кешесе – Муллагали Йосыпов, икенчесе – Мәләкәстән Николай Буханов. Зөфәр Дәүләтшин Муллагали Йосыпов хакында хәбәрне күптән тапкан иде. Шулай да, профессионал эзтабар авызыннан бу хакта ишетү нур өстенә нур булды.
Шунысын да әйтәсем килә: Резеда Якупованың, Михаил Черепановның чыгышларын халык тын да алмыйча тыңлады. Сугыш барган һәм аннан соңгы чорларда халкыбыз тормышын чагылдыручы, тарихи вакыйгаларны кыскача сурәтләгән чыгышларда һәр гаиләнең язмышы, сугышка бәйле онытылмаслык эз калдырган яралар бөтен тирәнлеге белән ачылды.
Очрашуның бизәлеше бик матур иде. Экранда авылыбызның барлык сугыш ветераннарын күрсәтеп бару бик отышлы булды. Резедабызның очрашуны алып баруы күңелгә ятышлы булуы белән гомерлеккә истә калачак. Рәхмәт барысына да шундый истәлекле, матур кичә оештырулары өчен. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына моннан да күркәмрәк кичә була алмый дип таралыштык очрашудан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев