Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!
Бүген без иң кадерле — баш өстендәге тыныч күкне бүләк итүчеләрне рәхмәт белән искә алабыз.
Аларның фидакарь хезмәте сугышның кырыс елларында Бөек Җиңүне якынайтты. Аларның батырлыгы йөрәкләребездә Ватанга чиксез мәхәббәт символы буларак мәңгегә сакаланачак.
Илебезнең иң мөһим бәйрәме – Җиңү көне алдыннан без кадерле ветераннарыбызга рәхмәт әйтәбез. Сезнең батырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез, киләчәк буын хакына коелган һәр тамчы кан һәм күз яшьләрегез өчен сезгә баш иябез.
Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсу Васильева, якынлашып килүче бәйрәм белән шәхсән котлау өчен, тыл хезмәтчәне Ульяна Пантелеевна Кузьминага бардылар. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мондый очрашулар — хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә буыннарны бәйләүче тере җеп. Без хәтерлибез, рәхмәт әйтәбез – аларның батырлыгы исән.
Җиңү Көне Белән! Бөек тарих һәм бәхетле киләчәк варисларын берләштерә торган бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев