Тере тарих: Тукай районында 95 яшьлек тыл хезмәтчәнен хөрмәтлиләр
«Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе кысаларында Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сәхабетдин Сәлахетдин улы Бәхтегәрәев янына барды.
Күптән түгел ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!
Юбилярга кунакка район ветераннар һәм инвалидлар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева һәм Күзкәй мәктәбе укучысы Ленар Гыйльманов килде. Алар Сәхабетдинов Сәлахетдин улы белән җылы аралаштылар, аңа сугыш елларындагы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр.
«Ветеранга кунакка» акциясе – ул сүз генә түгел, ә безгә тыныч күк бүләк итүче тветераннарны хөрмәтләү.
Мондый очрашулар өлкән буын батырлыгы истәлеген саклый һәм яшьләрне үз илләренең тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев