Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Казанда Мәңгелек ут ялкынын тантаналы тапшыру булды

Бүген Татарстан башкаласында Казанның Җиңү паркындагы мемориалдан Мәңгелек ут ялкынын Тукай районына тапшыру тантанасы узды.

Бу вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү утын саклыйбыз» патриотик акциясенә старт бирде.

6 майда акция кысаларында бөтен Россия буенча берьюлы 80 Мәңгелек ут кабыначак. Аларның берсе Әҗмәкәй авыл җирлегенең Яңа поселогында кабыначак.

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев ассызыклаганча, Мәңгелек ут ялкынын тапшыру - буыннар бәйләнешен һәм тарихи хәтерне саклауны гәүдәләндерүче мөһим вакыйга. «Бу Ут – безнең хәтер һәм тарихыбыз. Якты киләчәгебез, Ватаныбыз, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән ата – бабаларыбыз турында истәлек», - дип билгеләп үтте ул.

Фото Владимир Васильев, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев