Җиңү утын саклыйбыз!
Бөтенроссия күләмендәге әһәмиятле тарихи вакыйга – Мәңгелек ут кабызу кебек олы чараның нәкъ безнең районда үтте.
Үткән атна азагында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү утын саклыйбыз» патриотик акциясенә старт бирелде. Якшәмбе көнне Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут мемориалы территориясендә Мәңгелек ут ялкынын Тукай районына тапшыру тантанасы булды.
Районыбызга эш сәфәре белән Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Республика Рәисе катнашында, төзекләндерү эшләреннән соң Яңа поселогындагы Ватанны саклаучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылды һәм «Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәңгелек ут кабызылды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү утын саклыйбыз» патриотик акциясендә: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Сетевая компания» ААҖе генераль директоры Ильшат Фәрдиев, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖе генераль директоры Рөстәм Усманов, «Газпром межрегионгаз Казань» ҖЧҖе генераль директоры, РТ Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, район хакимиятендә җаваплы вазыйфа башкаручы җитәкчеләр, район җирлегендә эшләп килүче предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимпагый оешмалар вәкилләре, студентлар, укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл батырлары катнашты.
Бөтенроссия күләмендәге әһәмиятле тарихи вакыйга – Мәңгелек ут кабызу кебек олы чараның нәкъ безнең районда үтүе – зур җаваплылык та, горурлык та һәм олы ышаныч та ул. Бу мөһим вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен районыбыз алдан ук зур әзерлек чаралары күрде.
Республика Рәисе мөһим вакыйга башланганчы Яңа поселогындагы Г.Тукай исемендәге ял паркында оештырылган мәдәни чараларны – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү язы», «Барысы да – фронт өчен, барысы да –Җиңү өчен!» исемендәге байт эчтәлектәге күргәзмә экспонатларны, сугыш чорында фронтовиклар өчен ризык әзерләнә торган чып-чын «Кыр кухнясы»н карады. Мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган «Фронт концерт бригадасы» чыгышларын, районыбыз мәктәпләрендә укучыларның «Солдат вальсы»н тамаша кылды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус хәрбия операциядәге сугышчыларга матди һәм рухи ярдәм оештыручы волонтерлар оештырган күргәзмәгә зур игътибар бирде. Аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде,
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөһим чарада катнашучы хөрмәтле кунаклар – сугыш һәм тыл ветераннарын сәламләде, алар белән кыска әңгәмә корырга да өлгерде.
Мәңгелек ут – хәтер уты
Бүген «Җиңү утын саклыйбыз» акциясе кысаларында бөтен Россия буенча берьюлы 80 Мәңгелек ут кабынды. ВКС режимында җиде Россия субъекты белән кушылу булды. Аннары Ватанны саклаучыларга багышланган мемориаль комплекста Мәңгелек ут казызылды.
Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Мәңгелек ут ялкынын кабызу һәм аны сүндермичә саклау – буыннар бәйләнешен һәм тарихи хәтерне саклауны гәүдәләндерүче мөһим вакыйга. Бу ут – безнең хәтер һәм данлы тарихыбыз. Якты киләчәгебез, Ватаныбыз азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның якты истәлеге... Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән сугыш ветераннарын, тыл батырларын, сугыш чоры балаларын һәрвакыт хөрмәтләп, аларга даими игътибар күрсәтеп яшәү – безнең бурычыбыз.
Бөек Ватан сугышы елларында безнең республикадан 700 мең кеше фронтка китә. Шуның яртысы, ил азатлыгы өчен яу кырларында башларын сала. Дәһшәтле сугышта тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән 353 кеше иң югары дәрәҗәгә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сиксән ел элек, ата- бабаларыбыз кешелек тарихындагы иң канкойгыч, иң аяусыз сугышта җиңү яуладылар. Бөек Җиңү фронтовикларның һәм тылда намуслы хезмәт куйган халкыбызның ватанпарвәрлеге, үз халкын, үз илен иксез-чиксез яратулары, гаделлекнең тантана итүенә ихластан ышанулары аша ирешелде. Бу – барыбыз өчен дә тормышта юл күрсәтүче ориентир. Илебез азатлыгы өчен гомерләрен дә кызганмаган батырлар безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Мәңгелек ут – мәңгелек хәтерне гәүдәләндерә», – диде.
Аннары Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган җиде якташыбызның якыннарына Россия Федерациясе Дәүләт бүләген – «Батырлык» орденын һәм «Батырлык өчен» медален тапшырды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннары яңгырады. Россиякүләм зур чара мемориаль комплекска чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, һәлак булганнан соң «Батырлык» ордены белән:
Рядовой – Ренат Зиннуров,
Ефрейтор – Юрий Кузнецов,
Рядовой – Артем Лабунец,
Рядовой – Марат Мингалимов,
Сержант – Евгений Орлушин,
Ефрейтор – Илмир Сәлимов бүләкләнде.
Кече сержант Сергей Манько – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев