Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: иң кечкенәләр өчен Батырлык дәресләре
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: иң кечкенәләр өчен Батырлык дәресләре

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мәгариф идарәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен тематик семинар узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева: «Патриотик тәрбия - баланың шәхесен формалаштыруның нигезе ул. Без төрле алымнар кулланабыз: уеннар уйнау, геройлар турында китап уку, фильмнар карау, Җиңү көне, Халыклар бердәмлеге көне һәм башка бәйрәмнәрдә катнашу. Болар барысы да балаларда үз илең өчен бурыч, намус һәм горурлык хисе тәрбияли»

Семинарда катнашучылар эш методикасы турында фикер алышып кына калмадылар, үз куллары белән Хәтер символын – Георгиевская тасмаларын да ясадылар.

Ә төп геройлар балалар булды, алар тирән эчтәлекле итеп шигырьләр укыдылар, «Катюша» җырын җырладылар һәм сугыш турында кечкенә спектакль күрсәттеләр.

Җиңү истәлеге - яңа буыннар күңелендә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев