Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр!

Үз халкының сөекле улы

Тукай районы талантларга бай. Татар халкы легендасы Илһам Шакиров, сандугачлар көнләшерлек моң иясе Зөһрә Сәхәбиева – районыбызның йөзек кашлары. Җырлап торган шигырьләре белән милләтебез күңелен яулап алган шагыйрьләр – Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин, Рәфис Мәүҗиев, Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллинаның ялкынлы иҗатлары халкыбыз күңелен җылытып, яңа уңышларга рухландырып тора.

Чит җирдә бит йөрәк кунак кына,

Йөрәктә бит туган җир яши! 

Шимбә көнендә Малтабар авылының элеккеге мәктәбенә, бүгенгесе көндә мәдрәсә булган кадерле бинага, бик күп халык җыелды – Рәшит Гәрәйнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә. Шунысы сөенечле, шагыйрьнең тормыш иптәше Мөнирә Ильяс кызы Гәрәева кызы Илүсә һәм кияве Ингел белән килгәннәр. Шагыйрьнең кан кардәшләре  – Рәшит Гәрәйнең әнисе Маҗиһан апа белән бертуган Һәдия ханымның улы Расих Исламов, икетуган сеңелесе Мөнҗия Исламова һәм шагыйрьнең бертуганнары: Мулланур энесенең уллары Хаматнур һәм Мирзанур гаиләләре белән, сеңелесе Рәзинәнең кызы Гөлфия Шияпова, энесе Мулланурның улы юбилей кичәсенә килгәннәр иде. Шагыйрьнең якын туганнары татар халкының сөекле улы Рәшит Гәрәйнең балачак эзләреннән атлап матур да, моңсу да хатирәләрне барладылар, кичәдән алган җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар. 

Юбилей кичәсенә Минзәләдән «Татмедиа» АҖ «Минзәлә информ» филиалы каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсеннән иҗат әһелләре килде. Каләм әһелләре Рәшит Гәрәй иҗатына, аның шәхесенә карата җылы сүзләрен ирештерделәр үзләре язган шигырьләрне укыдылар. 

Яр Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, китапханәче, шагыйрә Роза Хәмидуллина әдип турындагы матур хатирәләре белән уртаклашып: «Хезмәт юлымны башлаган елым. Район хакимияте кушуы буенча бер төркем шагыйрь, язучылар белән Яшел Үзән районында укучылар белән очрашулар уздырдым. Ике атна буе авылларда укучылар белән очраштык. Рәшит абый – азсүзле, тыйнак кеше булып истә калды. Фикерен шигъри юллар белән әйтеп бирә иде. Ул тургай табигатьле – иртә ята һәм бик иртә йокыдан тора. Таң белән тау башына менә, болын-кырларда хозурланып йөри. “Ни күрдең ул гап-гади тауда?” – дип гаҗәпләнеп сорыйбыз. – Тау башында шигырь язып төштем! – ди. Аның гади генә шигырьләренә дә саллы фикер салынган. Барлык иҗаты ихласлык белән сугарылган, шуңамы, алар матур һәм купшы. Мин, китапханәче буларак, әдипләр белән көн саен очрашам – иҗатлары аша. Рәшит абый күңелемдә якты хатирә булып саклана. Күрүемчә, ул авылдашлары, халык күңелендә дә шулай матур булып саклана. Димәк, аның гомере заяга үтмәгән. Бу – кеше өчен, аеруча иҗат кешесе өчен зур бәхет»,  – диде.                               

Ихласлык

Гадилектә галилек, дигән акыл иясе. Замандашлары, авылдашлары сөйләве буенча Рәшит Гәрәй гади, ихлас кеше булган. Бу – табигать баласына хас сыйфат. Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә ханым тормыш юлының иң матур чорында кулга-кул тотынып атлаган кадерле кешесе хакында искиткеч хатирәләре белән бүлеште, кайнар хисләрен матур итеп җиткерде: «Рәшит авылны үлеп яратты. Минзәләне, Малтабарны аның кебек яратучы кеше бик сирәк. Ул, эше тыгыз булуга карамастан авылга, Минзәләгә кайту өчен вакыт бүлә иде. Үзе исем кушкан “Бәләкәй урман”ы – аның олы дөньясы да, сердәше дә, илһам чыганагы да, көч-куәт бирүче зур көчкә ия урын да булды. Кайвакыт, вакыт ягы кысан булып калага кайтып китәргә туры килгәндә: “Бәләкәй урманыма кермәдек бит әле” дип туктата иде. Балалар ярата торган кеше иде ул. Оныкларым “дәү әти!” дип өзелеп тордылар. Балаларым аны хөрмәт итте, яраттылар. Шунысы күңелемне юата – Рәшитне халык үз итә, хөрмәтли. Күзкәй мәктәбе укытучысы, күп китаплар авторы Галимҗан Вәлиев Рәшит язмышында әһәмиятле урын тоткан шәхес. Галимҗан абый шигъри җанлы Рәшитнең иҗатын башлангыч чорыннан ук хуплап, күңелен үстереп тора. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ачлы-туклы тормыш. Халыкның өс-башында кырык ямаулы сәләмә “кием”. Мәктәп директоры, бар булмышы белән педагог Галимҗан абый Рәшиткә кәчтүм-чалбарлык тукыма юнәтә. “Минзәләгә редакциягә барып йөри торган баланың өс-башы юньле булырга тиеш!” – ди. Галимҗан абый белән Рәшит гомер буе  аралашып яшәделәр. Тормыш иптәшем укытучысына багышлап шигырь язды», – дип Галимҗан Вәлиевка атап язган шигырен яттан сөйли, ире хакындагы истәлекләрне сөйләгәндә күңеле тулы мөлдерәмә хисләрен сөеклесенең шигъри юллары белән әйтеп бирә. Шагыйрьнең нәсел-нәсәбеннән булган кардәшләре Рәшит Гәрәйнең туган җанлы булуы, авылдашлары һәм иҗатташлары арасында абруйлы булуы хакында горурланып сөйләделәр,  әдип белән бәйле истәлекләрен уртаклаштылар. Чәй өстәле артында эчтәлекле, ихласлык белән сугарылган кичәдән алган тәэсирләре белән бүлештеләр. Шагыйрьнең 95 еллык кичәсен уздыруда башлап йөрүче Җәүдәт хәзрәт Харраска, Калмия мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективына, укучыларга, «Сердәш» ансамбленә, авыл халкына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Урамнарын сөям, паркларын

Бульварларын сөям каланың.

Тик шулай да, авылым, җырларымда

Мин синеке булып каламын, – дип язды Рәшит Гәрәй «Мин синеке булып каламын» исемле шигырендә. Шагыйрь үз халкының сөекле улы, авылныкы булып калды һәм бу – иң зур абруй.  

Рәшит Гәрәйнең 95 еллыгына багышланган кичә иҗат дәрьясында йөзгән кораб сыман барыбызны бер дулкынга көйләп, тибрәтеп, рәхәт атмосферада узды. Шагыйрьнең үзеннән-үзе көй сорап торган шигырьләрен Калмия мәктәбе укучылары яттан сөйләде, җырчыларның моңнарына кичәгә җыелган халык та кушылды. 

Малтабар авылында шагыйрь истәлегенә музей булдырылган. Анда килеп керүгә Рәшит Гәрәйнең кеше буйлыгындагы фоторәсеме  каршы ала. Музейдагы бөтен нәрсә шагыйрьне хәтерләтә. Әдипнең сабый чагы, үсмер еллары, Минзәлә педучилищесында һәм А.М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтында гыйлем алу чорлары, илһам чишмәсе белән сугарылган иҗат еллары чагылдырылган. Киштәдә сатуда булмаган китаплары. Авыл өе һәм милли ризыклар белән “чәй эчеп утыручы теп-тере” сөйкемле карт белән карчык. Көнкүрештә кирәкле эш кораллары. Сөйләп, санап бетергесез кадерле ядкарьләр. Музейда булган халык  зур эш башкарып чыгучыларның һәммәсенә рәхмәт укыды. 

Шагыйрьнең шигърият кичәсе нәкъ үзе кебек: ихлас, табигый шартларда үтте. Халкыбыз эчкерсез аралашуга сусаган икән – юбилей уңаеннан уздырылган чарада кешеләр рәхәтләнеп, ихластан күңелләрендә сакланган хатирәләре белән бүлештеләр. Чакырылган кунаклар белән малтабарлылар бер гаилә кешеләре сыман аралашты. Очрашу кеше хәтеренең иң түрендә саклана торган җир – туган авылында – өзелеп яраткан Малтабарында һәм белем дөньясына аяк атлаган җирендә – башлангыч мәктәп бинасында үтүе белән дә шагыйрьне үз яныбызда, үз арабызда сыман итеп тойдык.  

Шагыйрь мең кәррә хаклы: чит җирдә без тәнебез белән генә яшибез, ә туган җир ул һәрвакыт, һәркайда күңелләрдә яши! 

ВРЕЗКА
Рәшит Гәрәй улы Гәрәев — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960).
Ул 1931 нче елның 15 нче апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында туа. Туган авылында — башлангыч, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый.
1948—1950 елларда Рәшит Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.
Армия сафларында хезмәт итә. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1959-1970 нче елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә эшли. Аның «Беренче хисләр» дигән тәүге җыентыгы 1952 нче елда дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең «Шинель җылысы», «Җырчы камышлар», «Җырлап яшәр чагыбыз», «Һаваларда йолдыз», «Рәхмәт сезгә», «Төнге учаклар», «Сиңа тартыла күңел», «Юлдашым булсаң иде», «Үзеңә чакыр мине», «Синдә калам», «Көнбагышлар чәчәктә» китаплары дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев