Машиналар йөртүчеләр игътибарына: Тукай районында «Тоннель» операциясе үткәрелә
13 апрельдә Тукай районында «Тоннель» оператив-профилактика чара кысаларында машина йөртүчеләрне тикшерү булачак. Бу хакта ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге хәбәр итә.
Операциянең төп максаты — транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау. Исегезгә төшерәбез: исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Яңа Ерыклы авылында яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз икенче тапкыр исерек хәлдә руль артына утырган. 2025 елның маенда ул инде административ җаваплылыкка тартылган, шул чакта аңа 45 мең сум штраф һәм 1,5 елга транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган иде. Шуңа карамастан, 2026 елның 24 гыйнвар кичендә ул янә исерек хәлдә «ВАЗ-21099» машинасына утырып, Яр Чаллы ягына юл тота. Юлда аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата һәм идарә итүдән читләштерә.
Үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куйган йөртүченең язмышын якын арада суд хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев