Утыз биш ел буе лаборант хезмәтендә
«Гигант» хуҗалыгының сөтчелек комплексы лабораториясендә лаборант булып эшләүче Гөлсәрия Харисованы предприятиегә эш сәфәре вакытында фотога төшереп алган идек. «Гигант»ка килгәннән бирле - 35 ел буе шушы хезмәттә икән ул.
Гөлсәрия Роберт кызы үзе Минзәлә районыннан. Гаилә коргач, ире Илһамның абыйларына Яңа поселогына кунакка киләләр. Аннары үзләре дә поселокка күченергә карар итәләр. Гөлсәрия ханым 35 ел буе һәр көн саен иртәнге сәгать 6да шушы лабораториягә килә, 12ләрдә эшен тәмамлап кайтып китә, кичке савым тәмамлануга тагын эшкә килә. Лаборатория тәүлегенә уртача 10 тонна сөт кабул итә, сыйфатын тикшереп, майлылыгын, аксымын билгеләп, суытып, сөт комбинатына озата. «Суыткыч булмаганда катлаулырак иде, хәзер менә 13 ел инде сөтне һәрвакыт югары сорт белән җибәрәбез. Майлылыкның 4,2 проценттан, аксымның 3,2 проценттан түбән булганы юк, - ди Гөлсәрия Робертовна. - Гомумән, соңгы елларда эш шартлары күпкә уңайланды: элек майлылыкны билгеләү өчен кислота кулланыла иде, хәзер махсус аппарат ярдәмендә генә эшлибез. Сөтне дә күтәреп йөрисе юк, барысы да автомат җайланмалар аша торбалардан килә. Мин мәктәпне тәмамлагач та бухгалтерлык курсларында укыган идем. Минзәлә районы Тау асты Байлар авылында бер ел шушы һөнәр буенча эшләдем. Поселокка күчүгә лаборант булып урнаштым һәм бер дә үкенмим: эшемне нык яратып башкарам, һәрвакыт барасым килеп барам», - дип сөйли Гөлсәрия ханым. Хезмәте ялларсыз, чөнки сыерлар көн саен савыла, сөтне көн саен кабул итәргә, тикшерергә, комбинатка озатырга кирәк. Инде пенсия яшендә булса да, көн дәвамында аяк өстендә ул. Озак еллар бергә тату булып, аңлашып эшләгән хезмәттәшләренә дә олы рәхмәтен белдерә Гөлсәрия Харисова. Андыйлардан сөт машинасы шоферы Данис Хаҗиевны, лабораториядә техника, җиһазлар өчен җавап бирүче Рәис Дәүләтовны атый. Данис Хаҗиев, 70 яшьтә булуына карамастан, әле һаман да сөт ташый, Рәис Дәүләтов бер еллап элек кенә яңа корпуска машина белән саву операторы булып күчкән.
Гөлсәрия ханымның гаиләсе турында да бары яхшы сүзләр генә әйтәләр. Ире дә башта хуҗалыкта хезмәт куйган, хәзерге көндә Яр Чаллыда төзелештә эшли. Кызганычка, әти-әнигә олы хәсрәт кичерергә туры килгән - авырып гомере өзелгән 30 яшьлек улларын җирләгәннәр. Кызлары исә бүген Яр Чаллыда гомер итә. «Улымны җирләгәннән соң хезмәтем минем аерата юанычыма әйләнде. Көн буе эш белән мәшгуль булу бераз онытылырга булыша. Исән-сау булып эшләргә, һәрберебезгә сөенеп яшәргә язсын, хуҗалыгыбыз алга таба да шулай уңышлы эшләсен», - дип тели Гөлсәрия Харисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев