Тыл һәм хезмәт ветеранын юбилей белән котладылар
Күптән түгел тыл hәм хезмәт ветераны Анастасия Игнат кызы Феоктистовага 90 яшь тулды. Юбилярга Тукай районы башлыгы исеменнән ихластан котлау сүзләрен җиткерергә аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов килделәр. Алар Анастасия Игнатьевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән шәхси котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле...
Анастасия апа Керәшен Маҗыны авылында туган. Шунда гомер иткән, тормышка чыккан, балалар үстергән. Кече яшьтән ятим калып, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган.
- Башта әниемне югалттым, аннан әтием дә вафат булды. 12 яшемнән үгез җигеп, сука сукаладым, эштән куркып тормадым, - дип искә ала Анастасия апа балачак елларын.
- Әниебез һәрчак тырыш булды. Бер эштән дә куркып тормады. Кошчылыкта эшләде, соңыннан бик күп еллар бозау карады. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исеме дә бар, - ди Анастасия Игнатьевнаның кызы Галина Кузьминична.
Анастасия апа тормыш иптәше Кузьма абый белән 4 бала - 1 малай, 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ул уртанчы кызы Галина тәрбиясендә, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә.
- Әниемнең күзләре начарланды. Күрми башлаганына дүрт ел инде менә. Шуңа үз яныма алдым. Һәрвакыт авылга кайтып йөреп булмый бит, ә болай, янәшәмдә булгач, күңелем тыныч, - ди Галина Ефимова.
Авылдашлары Анастасия апаны бер дә онытмый. Истәлекле бәйрәмнәрдә һәрдаим хәлләрен сорашып торалар. Шулай ук 8 оныгы, 7 оныкчыгы өчен дә Анастасия Феоктистова бүген кадерле әби булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев